Вак ришвәтчелек өчен җаваплылык

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Ришвәт – дәүләт хезмәтендәге кешенең законсыз гамәлләре өчен акча яки акчалата булмаган байлык, уңайлыклар алуы.

Россия Федерациясе җинаять кодексының 291.2нче маддәсе нигезендә, әгәр ришвәт күләме 10 мең сумнан артмый икән, аны бирүченең һәм алучының хәрәкәтләре вак ришвәтчелек дип бәяләнә, моның өчен иң югары җәза – 1 елга иректән мәхрүм итү.

Гаепле кеше шундый ук гамәлләре яки ришвәтчелеккә арадашчылык өчен элек хөкем ителгән булса, 3 елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.

Әгәр гаепле кеше җинаять ясалу факты турында хокук саклау органнарына ирекле рәвештә хәбәр итсә, аны ачуда һәм тикшерүдә актив булышса, ул җинаять җаваплы-лыгыннан азат ителә.

 

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе,1 класслы юрист

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International