Яңа казанышлар елы булсын

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды.Тиздән районыбыз мәктәпләре үзләренең ишекләрен ачар. Гадәттәгечә, август киңәшмәсе алдыннан без район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Узган уку елы ничек тәмамланды? Яңа уку елында алда нинди бурычлар тора? Менә шул хакта әңгәмә кордык.

– Рамил Данилевич, сүзне районыбызда белем бирүнең ничек оештырылуыннан  башлыйк әле.

– Бүген районда 36 гомуми белем бирү мәктәбе – 15 урта, 18 төп, 3 башлангыч мәктәп (алардан тыш ике өстәмә белем бирү йорты, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр  интернат-мәктәбе) – эшли. Мәктәпләрдә балага сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү өчен көчле кадрлар составы, матди-техник база бар.    

 – Җитәкче һәм педагогик кадрларның әзерлеге мөһим роль уйный. Бу турыда да әйтеп үтсәгез иде.

– Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләрендә  эшләүче 1160 мәгариф хезмәткәренең 89 проценты югары һәм беренче квалификация категориясенә ия. Укытучыларбызның 97 проценты югары белемле. Педагогларның һөнәри осталыгын арттыру максатынан, ТР Мәгарифне үстерү институты, педагогик белем бирү юнәлешендәге  югары уку йортлары һәм көллиятләре белән берлектә, семинарлар, осталык класслары оештырыла. Бүген районда 35 яшькә кадәрге укытучылар 20 процент кына тәшкил итә. Димәк, безгә мәгариф оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү буенча эшләргә кирәк. Бу юнәлеш буенча районыбызда  “Яшь педагог мәктәбе” проекты тормышка ашырыла. Яшь укытучылар тәҗрибәле укытучылар дәресләрендә катнашалар, түгәрәк өстәлләрдә фикер алышалар. Яшь белгечләр арасында КВН, квестлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел 6 яшь белгеч “Безнең яңа укытучы” грантын отты. 17 укытучы “Укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәме” бәйгесендә җиңү яулады.  

– Беркемгә дә сер түгел: мәктәпләрнең язмышы алардагы укучылар санына  бәйле. Быелгы уку елында 1 нче сыйныфка ничә бала керәчәк?

– 1 нче сентябрь көнне районыбыз мәктәплә-рендә 728 (узган ел 667 иде) укучы өчен мәктәп кыңгыравы  беренче тапкыр яңгыраячак. Бу иң истәлекле көннән соң аларны алда искиткеч кызык-лы мәктәп тормышы көтә. Мәктәп бусагасын атлап кергән һәр бала ныклы белем үзләштерер  дип ышанасы килә. 

– Яңа уку елына барлык мәктәпләр, балалар бакчалары да әзерме?

– Әйе, барысы да. Яңа уку елы яңа обьектларга аеруча бай булачак.  Наласа, Арчаның 7 номерлы  балалар бакчалары үз ишекләрен  ача. Арча 2нче, Шушмабаш балалар бакчалары ныклап төзекләндерелгәннән, Урта Сәрдә башлангыч мәктәбе башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы булып үзгәртелеп эшләнгәннән соң нәниләребезне кабул итәчәк. Быел райондагы барлык мәктәпләрнең, балалар бакчаларының  яңа уку елына әзерлеген без махсус комиссия белән берлектә тикшереп, уңай бәяләдек.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов балаларның иминлек мәсьәләләре белән беррәттән, аларның туклану сыйфатына да аерым игътибар бирә. Бу юнәлештә районда ниләр эшләнә?

– Укучыларыбыз тулысынча кайнар аш белән тәэмин ителгән. Барлык мәктәпләребездә ашханәләр эшли. Мәктәп, балалар бакчалары ашханәләре өчен алына торган ашамлык-лар сыйфаты катгый контрольдә, чиста экологик ризык белән тукланалар. Быелгы уку елында 1-4 сыйныф укучылары бушка тукланачак, 51 сум 85  тиен  акчаны  дәүләт түләячәк.

–  Мәктәп автобуслары белән тәэмин итү ничегрәк тора?

– Район мәктәпләренә укучыларны йөртү өчен 24 автобус билгеләнгән.  Тагын бер сөенечле вакыйга: 17 август көнне районыбызның белем бирү учреждениеләренә Президентыбыз тарафыннан  яңа 5 автобус бүләк ителде.

– Яңа уку елы алдыннан планнарыгыз белән уртаклашып, мәгариф хезмәткәрләренә теләк-ләрегезне җиткерсәгез иде.

– Төп максатыбыз – белем бирү сыйфатын күтәрү. Моңа сәләтле балалар белән эшләү системасына игътибарны көчәйтү, укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итү аша ирешәчәкбез. Аның өчен кайбер нәтиҗәле чаралар кабул ителде: укучыларны фән олимпиадаларына әзерләү буенча Казан федераль университеты һәм башка югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез.Техник иҗат, тәрбия, физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм-спорт эшләрен яхшыртачакбыз. Моның өчен районда бөтен шартлар бар. Ә укытучыларыбызны иң элек яңа уку елын ачучы тантаналы бәйрәм – Белем көне белән котлыйм. Педагогтан башка укыту тормышка ашырыла алмый. Шуңа күрә мин аларга иң беренче чиратта нык сәламәтлек, шәхси бәхет, күңел көрлеге  телим. Бу ел да педагоглар өчен район мәгарифе алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итү, яңа ачышлар һәм казанышлар елы булыр дип ышанам.

 

Саннар һәм фактлар

2019/2020нче уку елын 180 укучы тәмамлады;

Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр саны –  144;

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 74,05  (республикада - 74,91), математика (профиль) – 59,17 (республикада- 59,95); 

83 чыгарылыш сыйныф укучысы 80нән югары балл җыйды;

100 балл җыючы укучылар: Арчаның беренче урта мәктәбе укучысы  Зәринә Сабирҗанова (рус теле), Иске Чуриле урта мәктәбе укучысы Зилә Гыйбаева (химия);

Арчаның 1нче номерлы, Ашытбаш, Апаз, Иске Чуриле, Яңа Кырлай мәктәпләре рус теле буенча республика күрсәткеченнән югары нәтиҗә бирделәр:

Арчаның 1нче, 7нче номерлы, Апаз, Ашытбаш, Яңа Кенәр,

Иске Чуриле, Шушмабаш мәктәпләренең математика фәне

буенча күрсәткечләре республика һәм район нәтиҗәләреннән югары булды.

Медаль алучылар саны – 35;

Республика олимпиадаларында 85 призлы урын бар.

 

«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме Апаз урта мәктәбе директоры Раушан Хәким улы Сибагатуллинга бирелә.

РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Миләүшә Рәшит кызы Әүхәдиева, Ашытбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Лилия Әхәт кызы Закирова, Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы;

Рәсимә Хәниф кызы Ибраева, Арча 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Мәүҗидә Миннәхмәт кызы Камалиева, Ташкичү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Рифат Рәхимҗан улы Мостафин, Хәсәншәех мәктәбенең физкультура укытучысы;

Лилия Абдулла кызы Нигъмәтуллина, Арча 5нче гимназиясенең география укытучысы;

Әмир Габделхак улы Нуретдинов, Өчиле мәктәбе директоры;

Дженет Довлетовна Степанова, Арча 1нче мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары;

Илшат Рашат улы Сафиуллин, район мәгариф идарәсе методисты;

Әлфия Данис кызы Фәттиева, Божа балалар бакчасы мөдире.

ТР мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнәләр:

Лилия Хәйдәр кызы Вәлиева, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең укыту-тәрбия эшләре уенча директор урынбасары;

Ләлә Фәрит кызы Галәветдинова, Шушмабаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Зөлфия Ринат кызы Гарипова, Арча педагогика көллиятенең инглиз теле укытучысы;

Илисә Равил кызы Гарифуллина, Иске Чүриле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Илһамия Мөбарәк кызы Гыйлаҗиева, Арча укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы;                      

Фәния Данил кызы Гыйззәтуллина, Арча 10нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе;

Гөлнара Рифат кызы Мөбарәкшина, Арча 2нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Рима Галип кызы Мостафина, Мөндеш балалар бакчасы мөдире;

Илсөя Илдус кызы Мөхәммәдиева, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе тәрбиячесе;

Илгизә Габдрәис кызы Сәлахова, Яңа Кырлай мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Айрат Альберт улы Сәлахов, Арча 1нче мәктәбенең физкультура укытучысы;

Гөлнара Рәфгать кызы Сафиуллина, мәгариф идарәсе үзәкләштерелгән бухгалтериясенең бүлек җитәкчесе.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнәләр:

Наталья Федоровна Апайчева, Арча 5нче гимназиясенең укытучы-логопеды;

Жанна Вениаминовна Гарипова, Арча педагогика көллиятенең физкультура укытучысы;    

Раилә Камил кызы Гарипова, Яңа Кенәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Гадел Вәгъдәнур улы Гарифуллин, Арча педагогика көллиятенең физкультура укытучысы;

Дамира Вәкил кызы Гаффарова, Түбән Мәтәскә мәктәбенең география укытучысы;

Эльвира Габделхәй кызы Мостафина, Арчаның 9нчы балалар бакчасы мөдире;

Диләрә Хәйдәр кызы Насыйбуллина, Наласа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Фәнзилә Камил кызы Насыйбуллина, Урта Курса мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;                 

Рәдис Рәис улы Сәйфетдинов, Яңа Кишет мәктәбенең  физкультура укытучысы;

Лилия Фәргать кызы Сәлахиева, Арча педагогика көллиятенең информатика укытучысы;

Зөлфирә Гомәр кызы Хәлимова, Лесхоз мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы;

Регина Алексеевна Хәкимова, Арча 1нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Арча район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Равилә Әһли кызы Романова, Носы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Ландыш Равил кызы Сәйфуллина, Арча 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

Гөлназ Фирдус кызы Шәмсемөхәмәтова, Сикертән мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

Кадрия Наил кызы Закирова, Арча 1нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Хәниф Габделмәннап улы Хәертдинов, Апаз мәктәбенең физика һәм һәм математика укытучысы.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International