РФ Гражданлык процессуаль кодексы һәм РФ административ суд башкаруы кодексы судларда вәкилләргә таләпләр билгели.
Шуның нигезендә, район һәм җәмәгать судларында гражданлык яки административ суд башкаруында эшне алып баруга вәкаләтләре нотариаль ышаныч кәгазе яки юридик затның ышаныч кәгазе белән расланган һәм үзләрендә шәхесне раслый торган документы булган хокукка сәләтле кешеләр вәкилләр була ала.
Ә гражданлык эшләре кабат карала торган апелляция һәм кассацион судларда, шулай ук административ эшләр каралган барлык судларда адвокатлар гына яки юридик белемле яисә юридик белгечлекләр буенча галим дәрәҗәсе булган башка кешеләр генә катнаша ала.
Адвокатлар судка аларның статусын һәм вәкаләтләрен раслый торган документлар, мәсәлән, әлеге эштә катнашуга ордер, ышаныч язуы, башка вәкилләр – белем турында документ, нотариаль ышаныч язуы яки юридик заттан ышаныч язуы тапшырырга тиеш.
Динар Низамов,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист