Истәлекле көн булды

2020 елның 28 августы, җомга

Беренче сентярь һәр бала өчен үзенчәлекле көн. Беренче тапкыр мәктәпкә баручы балалар өчен  ул аеруча истәлекле.

Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре уку елы башланыр алдыннан бер төркем балалар өчен чын бәйрәм оештыра. “Мәктәпкә барырга булыш” акциясе кысаларында үтә ул.  

Быел да традиция буенча тантаналы чара уздырылды.  Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән беренче сыйныфка укырга баручы балалар чакырылды. Булачак укучыларны бүлек җитәкчесе  полиция полковнигы Айдар Баһавиев котлады, аларга сәламәтлек, яхшы дуслар, талантлы укытучылар, мавыктыргыч ачышлар теләде. Балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да бу истәлекле вакыйга белән котлап, уңышлар теләде.  Соңыннан булачак укучыларга уку кирәк-яраклары белән букчалар тапшырылды.

Тантана моның белән генә бетмәде. ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы полиция лейтенаты Алмаз Әхәтов балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, юл-патруль хезмәте машинасына утырып карарга да рөхсәт итте. 

Малайларга гына түгел, кызларга да Илшат абыйлары Баязитовның бүлек турында сөйләве бик ошады. “Старт” кушаматлы эттән башта бераз шүрләсәләр дә, соңыннан үзләрен аның яныннан алып китә алмадылар. Яңа дуслары “Старт” белән балаларны кинолог Алмаз Шәяхмәтов таныштырды.

Менә шундый кызыклы үтте 1 сыйныф укучылары өчен бу көн. Кем белә, бәлки, кайберләре өчен ул киләчәктә һөнәр сайлауга этәргеч тә булыр.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International