“ТАТМЕДИА”акционерлык җәмгыяте уйнаткан 15 бүләкнең 3се Арча районына кайтты
“Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр” акциясе май уртасыннан башланган иде. 19 август көнне махсус комиссия катнашында “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятендә бүләкләр уйнатылды һәм нәтиҗә ясалды. 1049 катнашучының 15е бүләккә лаек булды. 25 августта газетага язылучылар арасында узган акциянең төп җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Тантаналы чараны “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков котлау сүзләре белән башлады. “ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте ел саен безнең басмаларны яраткан укучылар арасында бәйге үткәрә. Быел без мотоблок уйнатырга булдык. Укучыларыбызның, нигездә, районнарда яшәвен аңлыйбыз һәм бу алар өчен иң файдалы бүләк булачак“, - дип искәртте җитәкче.
Мотоблок отучы Яңа Кенәр авылыннан Таһир Сәмигуллин ел саен ике газета һәм ике журналга язылып бара икән. “Арча хәбәрләре”, “Шәһри Казан”, “Гаилә һәм мәктәп” һәм “Мәгариф” – яратып укыган басмалары. Быел беренче тапкыр ул бәхетен сынап карарга була. Тормыш иптәше Фәридә ханым да хуплый. Төп бүләкне отармын дигән ниндидер эчке тоемлау хисе дә була Таһир әфәнденең күңелендә. Аллаһның “Амин” дигән минутына туры килгән күрәсең, мотоблок Сәмигулиннар гаиләсенә насыйп була. “Мотоблок белән эшли беләсезме соң?” дигән сорауга, “Әйе, безнең мәктәптә мотоблок бар, эшләп карарга туры килде,”- дип җавап бирде ул. Авылда бик кирәкле булуын, үзенең аны куллануда һичшиксез әмәлен табачагын ассызыклап үтте җиңүче. Шушындый матур бәйгеләр оештырып, газета укучыларны шатландырып торулары өчен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә зур рәхмәтен җиткерде Таһир Сәмигуллин.
Тагын бер зур бүләк иясе – Иске Масрадан Гәүһәрия Гәрәева. “Язылу квитанцияләрен җибәргәндә үк, телевизор чыкса ярар иде, дип теләдем. Беренче тапкыр катнашуым. Моңарчы бәйгеләрдә берни дә отканым юк иде,”- дип ул шатлыгы белән уртаклашты. Гәүһәрия ханым Курса Почмак почта бүлекчәсенең җитәкчесе булып эшли, тормыш иптәше белән өч ул үстерәләр. Район газетасына һәм “Чаян” журналына даими язылып килә.
.jpg)
“Чаян” журналы үз әбүнәчеләре арасында уйнаткан махсус бүләк чәйнек Казанбаштан Рәмзия Габдрахманованыкы. Бу эштә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтләрен җиткерде Рәмзия ханым. Бүләк отучы якташларыбызны тагын бер кат ихлас күңелдән котлыйбыз. Игелекле бүләкләр булсын!
Бүләк отучылар арасында шулай ук Мамадыш, Азнакай, Балтач, Норлат, Әтнә, Актаныш, Түбән Кама, Саба, Теләче, Биектау районнары вәкилләре дә бар. Аларның бүләкләрен район газеталары рдакцияләрендә тантаналы төстә тапшырачаклар.
Гөлнур Миннебаева