Ниһаять, Наласада күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы үз ишекләрен ачты!
Иң беренче балалар бакчасы биредә 1937 елда эшли башлаган. Үскәннән үсә бара авыл. Йортлар калкып чыга, юллар салына... Яшь гаиләләр авылда төпләнеп кала. Шуңа күрә яңа балалар бакчасы күптән кирәк иде инде.
– Бездә балалар бакчасы әлегә кадәр 1967 елда төзелгән иске бинада урнашкан иде. Дөрес, 2004 елда Рафил Рәис улы колхоз белән идарә иткәндә хуҗалык көче белән бераз үзгәртеп корылды, кирпеч белән тышланды. Азрак зураеп та китте. 137 квадрат метр мәйданны биләгән бакчага 30лап бала йөрде. Тар, кечкенә, бер тәрәзәле йокы бүлмәсендә икешәр катлы ятаклар, алар арасыннан үтеп йөреп булмый иде, – ди Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова. – Шулай да коллективның бик дус, бердәм булуы аны саклап кала алды.
Авыл җирлеге башлыгы яңа балалар бакчасы салдыру теләге белән янып йөри башлый. Ел саен депутатларга мөрәҗәгать итә, җыелышларда шул сорауны күтәреп чыга. Депутатлар бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миннехановка да җиткерәләр. Иң соңында аның яңадан федераль программага кермәвен белгәч, бик борчыла. Әмма тырышып йөрүләре бушка китми, Президент бу мөмкинлекне өстәмә рәвештә бүләк итеп бирә.
2019 елның җәй ахырында төзи башлыйлар бинаны. “Арча КСМ”ы ширкәте алына бу эшкә. Суыклар башланганчы диварларын күтәреп, түбәсен ябып, җылылык кертеп калырга өлгерәләр. Аннан иркенләп эчке эшләр башкарыла. Язга чыгуга территорияне төзекләндерә башлыйлар. Асфальт җәелә, балалар мәйданчыклары барлыкка килә, әйләнә-тирәсендәге баганаларга шар формасында яктырткычлар куела. Хәзер кичләрен бу тирә әллә каян үзенә тартып балкып тора.
– Әмма бу хәлгә китереп җиткергәнче хәйран тир түгелде. Иске медпункт, почта, 1967 елны төзелгән балалар бакчасы биналарын сүтәргә туры килде, – ди Илфира Шакирова. – Рөстәм Миннеханов эшнең барышы белән кызыксынып торды, 6 майда үзе кайтып карады.
40 урынлы балалар бакчасы (Наласадан 40, Урта һәм Зур Бирәзәдән 3 бала йөриячәк) тышкы яктан гына түгел, эчтән дә нур бөрки. Программа нигезендә бөтен әйбер өр-яңадан. Уен бүлмәләре, идәннәренә келәмнәр җәелгән, уенчыклар алынган, йокы бүлмәсенә җитәрлек ятак куелган, медпункт, музыка һәм физик тәрбия бүлмәсе бар, туклану блогы барлык санитария-эпидемиология таләпләренә туры китереп эшләнгән. Бакча кече һәм өлкән төркемнәр өчен. Бар нәрсә шуңа көйләнгән.
Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова авыл халкын шундый матур вакыйга белән котладылар, “Балачак” (бакча шулай атала) илендә балаларның сау-сәламәт булып үсүләрен, һәрчак шатлык-лы авазлары гына яңгырап торуын теләделәр. “Арча “КСМы” ширкәте җитәкчесе Салават Нуриев балалар бакчасы мөдире Гөлназ Абдрахмановага символик ачкыч тапшырды. Авылдашлары шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллин да мондый вакыйгадан читтә калмаган, бүләк белән килгән.
Ата-аналар исеменнән Гөлнара Мифтахова Президентка, җитәкчеләргә, төзүчеләргә олы рәхмәтен белдерде, Инсаф Нотфуллин кар көрәгеч, үлән чапкыч бүләк итте. “Балачак” иле шундый матур башлангычта сабыйларга үзенең ишекләрен ачты.
Гөлсинә Зәкиева