27 августта Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, республиканың мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов катнашты.
Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров узган уку елы нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында чыгыш ясады.
Фикер алышуларда катнашучылар үз коллективларының эш тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе урынбасары Рәмис Мөҗипов узган уку елында килеп туган кыенлыкларга тукталды. Республика мәгариф системасы мондый хәлгә әзер булып чыкты. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре шул турыда сөйли. Шул ук вакытта ата-аналар укытучылар хезмәтенең ничек авыр икәнлеген яхшы аңладылар.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов үзенең чыгышында мәгариф өлкәсендәге программаларның дәвам итәчәген белдерде. “Мәгариф өлкәсендә иң төп кеше – укытучы”, – диде ул. – Яңа уку елында укыту нормаль хәлдә дәвам итәчәк, әмма саклану чаралары күрергә туры киләчәк.”
– Бу киңәшмә район мәгари-фендәге еллык нәтиҗәләр, уңышлар һәм борчыган проблемалар турында фикер алышырга, ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкинлек бирә, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Барыбызның да максаты бер – илебезгә лаеклы гражданнар тәрбияләү.
Узган 2019-2020нче уку елында бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начар түгел, республика белән чагыштырганда, 6 фән буенча югарырак (рус әдәбияты, җәмгыять белеме, география, физика, биология, химия); рус теле, математика күрсәткечләре республика күрсәткечләренә якын, ә тарих (-2,15 балл), инглиз теле (-7,85 балл), информатикадан (-11,35 балл) – түбәнрәк. Халыкның тарихы, бүгенгесе, киләчәге, эчке дөньясы аның телендә саклана, тел аша зиһенгә үтеп керә. Милли мәгарифне үстерүгә республика күләмендә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү иң әһәмиятле бурычлардан санала. Районда милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек телләрне саклау, үстерү буенча муниципаль программа нигезендә алып барыла. Аны тормышка ашыруда укытучыларның өлеше зур. Арча мәктәпләрендә, балалар бакчаларында татар сыйныфлары һәм төркемнәре эшли, укыту һәм тәрбия туган телдә алып барыла. Яңа уку елында тиешле хезмәттәшлеккә ирешергә кирәк.
– Узган уку елы барлык мәгариф системасы өчен үзенчәлекле булуы белән истә калачак. Карантин режимы шартларында эшләү педагоглар, балалар һәм ата-аналар өчен сынау булды. Район педагог-лары бу сынауны лаеклы башкарып чыкты. Барыгызга да: укытучыларга, мәктәп җитәкчеләренә, мәгариф идарәсенә бу катлаулы чорда эшне дөрес оештырганнары, ата-аналарга сабырлыклары һәм аңлаулары өчен рәхмәт, – диде район башлыгы.
Ильяс Фәттахов