Хөрмәтле арчалылар!

2020 елның 28 августы, җомга

Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык, иминлек, бердәмлек бәйрәме.

Бу көн тарих битләренә 1990 елда Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгән тарихи көн буларак кереп калды. Һәркем шаһит: бүген Татарстан Республикасы Россия дәүләтендә иң ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горур­ланабыз, әлеге уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез.

Республикабызның үсеше, чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эштә арчалыларның да лаеклы өлеше бар. Безнең районда күптөрле республика һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла, алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына ышанам.

Мөхтәрәм райондашлар! Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Киләсе көннәргә ышаныч белән карыйк, газиз Татарстаныбыз, туган Арчабыз хакына үзебезгә хас тырышлык белән җаваплылык тоеп эшлик. Республика көне котлы булсын!

Илшат Нуриев,

Арча муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International