Сезне чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм.
1 сентябрь - үзенчәлекле, шатлыклы бәйрәм. Аны балалар да, өлкәннәр дә көтеп ала. Укучылар һәм студентлар, укытучылар һәм ата - аналар - бу көнне барысы да дулкынлана. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары – беренче сыйныф укучыларыбыз. Быел 700 дән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә, үзләренең беренче укытучылары, яңа дуслары белән таныша.
Укучыларны белем иленә аларның остазлары - укытучылар алып керәчәк. Алар зур ихтирамга лаек тырыш хезмәтләре белән балаларның киләчәгенә ишек ачучылар. Бу көнне йөзләрчә балага белем биргән ветеран укытучыларыбызга да зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
Балаларның мәктәптә ирешкән уңышлары аларның тырышлыгы, укытучыларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсе генә түгел, ә ата - аналарның бетмәс-төкәнмәс кайгыртуы да. Зирәклегегез һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бүгенге искиткеч матур бәйрәм көнендә педагогларга эшләрендә уңышлар, укучыларга - максатларына ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр телим. Ә ата - аналарга балаларының уңышларын күреп, горурланырга һәм шатланырга гына язсын. Быелгы уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, мәктәп тормышы эчтәлекле һәм мавыктыргыч булсын!
Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев