Куркынычсыз узсын

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Тиздән сайлаулар була. Шул уңайдан профилактик күзәтүләр уздырыла. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре сайлаулар узачак объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә.

Барлык сайлау объектлары да янгын куркынычсызлыгы буенча инструкцияләр һәм эвакуация планнары белән тәэмин ителергә тиеш. Тавыш бирү кабинетларының тиз янып китүчән диварларына электр яктырткычлары урнаштыру рөхсәт ителми. Кабиналарны яктырту өчен завод ясаган яктырткычларны гына кулланырга кирәк була. Һәр сайлау участогы 5 литр сыешлы ике һәм аннан да күбрәк янгын сүндергечләр белән тәэмин ителергә, аңа керү юллары янгын сүндерү техникасы үтә алырлык булырга тиеш. Сайлау объектларында сайлау эшләре тәмамланганнан соң электр энергиясен өзү тәртибе алдан билгеләнә. Сайлау участокларында коридорлар, баскычларны кешеләрне чыгарырга комачаулый торган чүп-чар белән тутыру, тәмәке тарту, вакытлыча электр үткәргечләр куллану тыела. Янгын чыккан очракта 01, 112, 101 телефоннарына шалтыратырга.

 

А.Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International