Рифат урамдашларын куандырды

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Районыбыздагы игелекле кешеләр турында гел язып торабыз. Тирә-яктагыларга яхшылык эшләргә омтылучы тагын бер райондашыбыз – Рифат Шәйхетдинов.

Узган ял көнендә Рифат корбан чалып, үзе яшәгән йорт ишегалдында балалар һәм олылар өчен менә дигән бәйрәм уздырды. Сабыйлар өчен аниматор, спорт эстафеталары, җыр-бию, казанда пешкән пылау, мул табын – чын бәйрәмгә  тиң иде. «Минем бу эшемне хуплап, ярдәм итүчеләр күп булды. Үзем генә булдыра алмас идем. Бөтен район булышты дисәм дә була. Шушмабаштан пылау пешерергә утынга кадәр китереп бирделәр,» – дип шатлыгын уртаклашты Рифат.

Бәйрәмнең төп өлеше – Коръән аятьләрен уку өйлә намазыннан соң башкарылды. Равил хәзрәт шушы матур чарага соклану хисләрен белдереп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. 

Рифат Шәйхетдинов – Югары Аты егете. Моннан 10 ел элек Арчага килеп яши башлый. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Тик яшәеш җайлы гына бирелми Рифатка. 2014 елда райондашыбыз юл һәлакәтенә эләгә, озак вакытлар яшәү белән үлем арасында була. Үзен “яңадан туган кеше” дип атый. “Рифат өчен бөтенебез дә борчылдык. Изге күңелле, бик яхшы кеше ул,”– ди күршесе Сания апа. Чынлап та шулай, рәхәтләнеп сөйләштек Рифат белән. Үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә тырышып яшәве күренеп тора. Ишегалдында балалар өчен спорт мәйданчыгы булдыру – алга куелган тагын бер максаты. “Авариядән соң һәрдаим дәвалану узып торырга кирәк. Шунлыктан күп кенә уйланылган эшләрем тоткарлана,” – дип борчылды ул. Уйланылган эшләреңне уңышлы гына башкарып чыгарга язсын, Рифат.  

Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән Арча муниципаль район башкарма комитетына, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, иганәчеләр Ирек Минзинга, Әгъләм Локмановка, Айдар Закировка, “Көнбатыш” мәчете имам хатыйбына, һәр эштә бердәм күршеләренә, битараф калмаган һәркемгә зур рәхмәтләрен җиткерде Рифат Шәйхетдинов.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International