Таһир Сәмигуллин: “Бүләк отуыма шатланып туя алмыйм”

2020 елның 4 сентябре, җомга

ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте уйнаткан төп бүләк мотоблок отучы Таһир Сәмигуллинга  узган ялларда кунакка бардык.

Яңа Кенәр авылында белмәгән кеше юк Таһир әфәндене. Тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остасы, яхшы педагог, гадел һәм тырыш гаилә башлыгы – авылдашларыннан әнә шундый мактау сүзләре ишеттек. Хәзер инде авылда гына түгел, мотоблок отуы белән районга, хәтта республикага танылды, дип шаярта аның танышлары. Хәер, Таһир Фидаевичны болай да мәгариф өлкәсендәге казанышлары буенча күпләр танып белә иде инде. Исегезгә төшерәбез, республикакүләм “Авыл укытучысы-2019” бәйгесендә 2нче урынга лаек булды ул.

Җиңүчегә килүебезнең сәбәбе – мотоблокны эштә сынап карау. Дөресрәге, райондашыбызның эшләгәнен видеога төшерү иде. Мондый тарихи вакыйганы төрле яклап истәлеккә саклап калу кирәк. Таһир Сәмигуллин безне бәрәңге бакчасында каршы алды. Бакчадагы бәрәңге алынган бераз урынны яңа мотоблогы белән эшкәртте ул. “Үземнең дә әле беренче тапкыр эшләвем. Бакчадагы яшелчәләрне җыеп бетергәч, эшкәртәсе җир күбәячәк. Бигрәк кирәкле вакытта булды бу мотоблок,” – дип рәхмәтләрен җиткерде ул. “Һәр елны язылып барсам да, бу акциядә катнашканым юк иде. Быел беренче тапкыр бәхетемне сынап карадым һәм бүләк оттым. Һәркемне газета-журналларга язылырга һәм бәйгеләрдә катнашырга чакырып калам. Бу юлы уңыш миңа елмайса, башка елны сезгә елмаерга мөмкин,”- дип теләкләрен җиткереп калды Таһир Сәмигуллин.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International