Арча шәһәрендә 2020 нче елның 4 нче сентябрендә, матур кояшлы аяз көндә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе “Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 7 нче номерлы “Балачак” балалар бакчасы үзенең ишекләрен киң итеп ачты.
Ачылыш тантанасында хөрмәтле кунаклар Татарстан Республикасы премьер - министрының урынбасары, фән һәм мәгариф министры Борһанов Рафис Тимерхан улы, Арча муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, Арча мәгариф бүлеге мөдире Мөхәммәдьяров Рамил Данил улы да катнашты.Иң беренче итеп сүз Мәгариф һәм Фән министры Рафис Тимерхан улына бирелде.
Кызыл тасманы кисүнең тантаналы мизгеле Татарстан Республикасы премьер -министрының урынбасары , фән һәм мәгариф министры Борһанов Рафис Тимерхан улы, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы һәм балалар белән берлектә үтте. Алтын ачкычны Стройсервис ширкате директоры Мингалиев Илдар Рафик улы балалар бакчасы мөдире Лиана Ильяс кызы Сөләймановага тапшырды . Килгән кунаклар бинага уздылар, өр-яңа җиһазлар белән тулыландырылган һәм мәктәпкә әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган бүлмәләргә үттеләр.
Матур һәм заманча төзелгән якты, зур бакчабыз балалар кабул итәргә әзер! Сабыйларыбыз монда яратып йөрсен , сау-сәламәт булсын өчен без бар көчебезне куярга әзер!