8 сентябрьгә район хуҗалыклары игеннәрнең 95 процентка якынын суктырып алдылар. Тугыз хуҗалык уракны тәмамлады. Бер гектардан уртача уңыш – 37,7 центнер.
Иң югары уңыш – “Кырлай” ширкәтендә – 45 центнердан артык, “Курса МТСы” ширкәтендә 44,7 центнер. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Тукай”, “Казанка” хуҗалыкларында 40 центнердан артык.
16400 гектарда көзге культуралар чәчелергә тиеш. Бу эш әйбәт срокларда төгәлләнеп килә.
“Кырлай” ширкәтендә 146 гектарда бәрәңге алынды. Бер гектардан 258 центнер уңыш чыга.
70142 гектарда туфрак эшкәртәсе бар. Шуның 24784 гектары эшкәртелде. Бу эш “Кызыл Яр”, “Ашытбаш”, “Северный”, “Курса МТСы”, “Тукай” хуҗалыкларында яхшы оештырылды.