Берьюлы ике вакыйга

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Сентябрь аеның башы Арча районы өчен истәлекле вакыйгаларга бай булды

3 сентябрь көнне Яңа Чүриле психонев-

рологик интернатның яңа корпусы ачылды. Тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан  Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килгән иде.

Яңа Чүриле психоневрологик интернатның яңа корпусы “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында республикада төзелгән бердәнбер объект.

– Тормыш шартларын яхшырту максатында республикада бик күп эш башкарыла. Коронавирус белән бәйле рәвештә килеп туган кыенлыкларга да карамастан, бер милли проект та, бер программа да тукталып калмады, вакытында файдалануга да тапшырыла, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин. – Бу объектның ачылуы интернатта яшәүчеләр, анда эшләүчеләр өчен шартларны тагын да яхшыртыр дип ышанабыз.

Хезмәткәрләр коронавирус шартларында авыруны таратмау максатында икешәр атна өйләренә кайтмыйча интернатта булдылар, үзләрен  фидакарьләрчә тоттылар. Премьер-министрның беренче урынбасары төзелешкә иң зур өлеш керткәннәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Әлеге бүләккә Яңа Чүриле психоневрологик интернатта эшләүче Рәмзия Галимуллина, Лилия Шәймәрданова лаек булды. Ә палата шәфкать туташы  Гөлнара Нәгый-мовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Эльмира Зарипова яшәүчеләр санының артуы өстәмә 42 хезмәт урыны булдыруга мөмкинлек бирәчәк, диде. Ул хезмәтләрен намус белән башкарган, үз һөнәрләренең чын осталары булган палата шәфкать туташлары Зөлфия Петрова, Фәнзилә Тимершәехованы “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе белән бүләкләде.

Район башлыгы Илшат Нуриев илкүләм проектлар ярдәмендә безнең районда зур эшләр башкарылуы турында әйтеп үтте, моның өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте. Кызыл тасманы кискәч кунаклар яңа төзелгән корпустагы, шулай ук интернаттагы шартлар белән таныштылар.

Яңа балалар бакчасы ачылды

4 сентябрь көнне Арчада тагын бер әһәмиятле вакыйга булды – яңа 7 номерлы балалар бакчасы ачылды. “Демография” илкүләм проекты кысаларында районда сафка баскан тагын бер объект бу. 140 балага исәпләнгән “Балачак” мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесендә алты төркем – икесе ясле яшендәге балалар өчен – булачак. Биредә чишенү, йокы, уен бүлмәләре, бәдрәф, шулай ук музыка һәм физкультура заллары, административ һәм уку кабинетлары, азык-төлек һәм медицина блоклары бар. Балалар бакчасы территориясе төзекләндерелгән, анда уен һәм спорт мәйданчыклары, күләгәле урын, чана һәм коляскаларны саклау өчен мәйданчык ясалган. Бар да зәвык белән эшләнгән.

Яңа балалар бакчасын ачу тантанасына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кайткан иде.

– Арчага кайткан саен шәһәргә сокланам. Көннән-көн матурлана. Элек биредә кечерәк кенә ике балалар бакчасы бар иде. Хәзер аларның саны артканнан арта. Игелеген, рәхәтен күрегез, – диде ул һәм музыкаль үзәк алу өчен йөз мең сумлык сертификат тапшырды.

– Чыннан да безнең районда күп эшләр башкарыла. Соңгы алты елда гына да тугыз балалар бакчасы салынды. Быел ике яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, өчесе ныклап төзекләндерелде. Балалар бакчасы һәрчак тулып торсын, сабыйлар тавышы тынмасын иде, –  диде район башлыгы Илшат Нуриев һәм Президентка рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International