Бүген 2020 елның 08 сентябрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында төзекләндерелгән МБМБУ “Арча 2нче балалар бакчасы” ишекләрен ачты. Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Мөхтәрәм кунаклар ата–аналарны, тәрбиячеләрне, балаларны әлеге сөенечле вакыйга белән котладылар, балалар бакчасы белән танышу барышында башкарылган эшләрнең сыйфатына уңай бәя бирделәр. 40 еллык тарихы булган балалар бакчасы сабыйларны заманча яңартылган, искиткеч матур бүлмәләр белән каршы алды. Балалар бакчасы “Татинвестгражданпроект”ДУП проекты буенча ҖЧҖ “Армада” тарафыннан төзекләндерелде.
-Шатлыгыбызның чиге юк. Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен республика җитәкчеләренә, район җитәкчеләренә һәм көнне төнгә ялгап эшләгән төзечүләргә рэхмэтебезне җиткерәбез,- диде балалар бакчасы мөдире Лилия Гатауллина үзенең чыгышында.
Чыннан да, “Карлыгач” бүгенге көн таләпләренә тулысынча туры китереп сафка бастырылды. Ике катлы бинада балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.
Республика, район җитәкчелеге сабыйларның балачаклары бәхетле үтсен өчен кулыннан килгәнчә тырыша. Шуның кадерен белеп, тудырылган мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, аларның бәрәкәтен күреп яшәсәк иде!