Наласа күле матур күл...

2020 елның 11 сентябре, җомга

Шуның белән эш бетте кебек, таралыштык. Берничә көннән “Социалистик Татарстан” газетасында КПССның Арча райкомы беренче секретаренең җавабы басылды, уяулык күрсәткән өчен Ильяс Фәттаховка рәхмәт әйттем, гаеплеләр җавапка тартылды, диелгән иде.

Дөрестән дә, бер генә кешенең дә ул мәкаләне ник яздың, дип әйткәне, үпкә белдергәне булмады. Әмма власть белән ике арадагы киеренкелек шактый вакытлар сакланды.

Тик бу тынлык вакытлы гына булган, Наласа күле вакыйгасы Казанда кайнаудан туктамаган булып чыкты. Көннәрдән  бер көнне бүлмәгә “Социалистик Татарстан” газетасы журналисты Габделбәр Ризванов килеп керде. “Эшләр катлауланып китте, безгә Наласага барып теге бодайны табарга кирәк”, – диде ул. Югарыдан андый мәкаләне ник бастырдыгыз, дип бәйләнгәннәр булса кирәк.

Габделбәр үзе рульдә кайткан, “ГАЗ–69” машинасы белән Наласага киттек. Ул вакытта зур юл автотранспорт предприятиесе яныннан үтә иде. Шунда җитәрәк безне ак “УАЗ” куып узды һәм алга чыгып туктады. Ишектән райкомның беренче секретаре чыгып безнең янга килде: “Егетләр, әйдәгез шушының белән бетерик, Наласага барып йөрмәгез!” – диде ул. “Безгә бармыйча ярамый”, – диде Ризванов.

Төшке аш вакыты иде. Колхоз идарәсенең ишеге ачык, бүлмәләр бикле. Бригадирның йортын сорашып, шунда киттек. Ул таныш кеше, күлдәге бодайны киптереп, амбарда ике бүлемгә салдык, диде. Амбар мөдирен чакырып китерде, чыннан да “таныш” сап-сары бодайлар шунда ята иде.

Әлеге вакыйгаларда катнашкан кешеләрнең кайберләре белән очрашкалыйбыз. Бодай кыйсасын көлешеп искә алабыз. Хәзер көлсәң дә була, ә ул чакта һич тә көлке түгел иде.

Мин бу сәхифәдә элегрәк булган хәлләр турында язам. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Әле генә менә хезмәттәшем беребезне дә битараф калдырмаган хәбәр укыды. 8 сентябрьдә Яңа Кенәрдә яшәүче ир белән хатын җиңел машинага таккан арбага  туңдыргыч  салып Арчадан кайтырга чыгалар. Өчиле тукталышы тирәсендә борылып карасалар – арба буш, 22 мең сумлык туңдыргыч юкка чыккан! Туңдыргычны бәйләп куймаган булалар шул, музыка тыңлап кайтып төшеп калган тавышны да ишетмиләр. Нишлисең инде, кире борылырга туры килә, әмма  туңдыргыч беркайда да юк! Кемдер алып салган инде моны (әйбәт нияттәндер дип өметләник, иясен эзлиләрдер). Ә бу ир (инвалид кеше) белән хатын йокысыз төн үткәргәндер, болай да авыру йөрәккә шундый борчу килгән бит. 22 мең сумлык туңдыргычны кичереп түләү шарты белән алган булганнар. Хәзер инде туңдыргыч та юк, акчасын барыбер түләргә туры киләчәк. 10 мең хезмәт хакы алучы хатын, инвалид ир өчен зур югалту бу.

Без бу вакыйганың әйбәт тәмамлануына өметләнәбез дип язып кына бетергән идем, туңдыргычның табылуы турында шатлыклы хәбәр алдык. Менә бит нинди яхшы күңелле кешеләр бар безнең арада!

Моңа охшаш вакыйгалар турында чираттагы сәхифәдә язармын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International