Ялган юл белән пособие алганнар

2020 елның 11 сентябре, җомга

Прокуратура аңлата

Арча районы прокуратурасы халыкның мәшгульлеге турындагы законнарны бозу очракларын ачыклады.

Арча районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия-сенең район прокуратурасы катнашында утырышы булды. Утырышта “Арча муниципаль район халкының мәшгульлек үзәге” дәүләт учреждениесендә эшсез буларак исәпкә баскан кешеләрнең эшләре тыңланды.

Прокуратура тикшергән вакытта 5 кеше “Арча муниципаль районы халкының мәшгульлек үзәге” дәүләт учреждениесе исәбеннән ирекле рәвештә төште.  Тикшерү дәвам итә. 

Рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүчеләрнең эшсезлек буенча пособие алу очраклары билгеле булды. Тикшерү материалы РФнең Җинаять процессуаль кодексының 144, 145 маддәләре нигезендә карау өчен һәм РФ Җинаятьләр кодексының 159.2 маддәсе 1нче бүлеге кысаларында бәя бирү өчен район эчке эшләр бүлегенә җибәрелде. Бу маддәләрдә, ялган мәгълүматлар биреп, дәүләттән тиеш булмаган пособие, компенсация, субсидияләтә акча үзләштерү турында бара.

Мондый җинаятьне кылган кеше 120 мең сумга кадәр штрафка тартылырга яки бер елга кадәр хезмәт хакы күләмендә, яки бер елга кадәр башка төрле керемләтә штрафка тартылырга, яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри хезмәткә, яки бер елга кадәр төзәтү эшенә, яки ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә, яки ике елга кадәр мәҗбүри хезмәткә, яки дүрт айга кадәр арестка алынырга мөмкин.

Динар Низамов,

район прокуроры ярдәмчесе,

1нче класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International