Тагын алдану: акчасыннан колак каккан

2020 елның 11 сентябре, җомга

Безгә бер ир кеше мөрәҗәгать итте. Интернетта утырганда http://aakoza1.ru сайтына килеп чыга бу. “Саклык банкы” янәсе сорашулар үткәрә.

Бу сорашуларны үтү өчен сайтка шәхси мәгълүматларны һәм банк картасының реквизитларын кертергә кирәк. Шәхси мәгълүматларны кертеп, сорашуларны үтсәң, акчалата бонуслар аласың. Полиция хезмәткәрләре “алданмагыз!” дип кисәтеп торса да, ир кеше бу коткыга ышана. Ул үзенең шәхси мәгълүматларын һәм банк картасы реквизитларын язып, анкета тутыра. Бу эшне башкарганнан соң аның абонент номерына код язылган хәбәр килә. Кодны ул сайтта күрсәтә һәм банк картасындагы 47800 сум акчасыннан колак кага.

Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен  район эчке эшләр бүлеге сак булырга чакыра, шәхси мәгълүматларны, банк картасы реквизитларын, бигрәк тә карта номерларын, аның эшләү срогын, саклау кодларын һәм шулай ук финанс операцияләрен раслаучы кодларны берәүгә дә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтмәскә куша.

Рәис Каюмов,

район эчке эшләр бүлегенең

җинаять эшләре бүлекчәсе җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International