“Яшьләр вакыты” Арчада

2020 елның 11 сентябре, җомга

“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде

Яшьләр автобусы республика буйлап сәяхәткә чыкты.

Юк, бу гади сәяхәт кенә түгел. Аның максаты – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр белән очрашу, алар белән аралашу, төрле темаларга лекцияләр үткәрү, яшьләрнең уңышлы проектларын тыңлау, аларга бәя бирү, үз идеяләрен тормышка ашыру өчен республикадагы мөмкинлекләрне аңлату, грант алуда ярдәм итү.

Яшьләр автобусы үзенең турын 4 августта башлап җибәрде. Ул республиканың барлык районнарын да йөреп чыга. Чират безнең районга да җитте. Районны үстерү, камилләштерү буенча идеяләре булган яшьләр өчен бик уңай мөмкинлек бу. Чөнки аларны тормышка ашыру өчен район хакимияте, Татарстан Респуб-ликасы Яшьләр эшләре буенча министрлыктан ярдәм  алу юлларын белергә дә кирәк бит. Ә ансыз идеяләр хыялда гына калырга да мөмкин.

Арчада “Яшьләр вакыты” автобусы сәнгать мәктәбе янында туктады. 16 кешедән торган команда күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар оештырды. Бүген Татарстанда яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр бар һәм ни өчен яшьләр вакыты җитте? Менә шул сорауларга җаваплар яңгырады. Районда нинди вакансияләр барлыгы ачык-

ланды. Районны яхшырту буенча үз проектыңны тормышка ашыру өчен нишләргә, грантка гаризаларны ничек тутырырга? Шул сорауларга җаваплар алырга да мөмкинлек туды.

Очрашу сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам итте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Биредә “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән проектлар утырышы үтте.

– Районны үстерүгә, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышланган проектлар күп җыелган иде. Бу эштә район яшьләре бик актив катнашты. Без аларны жюри карамагына юлладык. Арадан иң яхшы дип табылган унысын сайлап алдылар. Һәм бу көнне шушы ун проект авторы чыгыш ясады, ягъни үз проектларын яклады, – диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

Һәр чыгыш ясаучыга икешәр минут вакыт бирелде. Аннан аларга сорау-лар яуды. Очрашу әнә шулай аралашу, фикер алышу рәвешендә үтте.

Ә иң яхшы проект дип Урта Пошалым мәктәбенең физкультура укытучысы Гөлшат Әхмәдуллинаның “Аэробика” дигән эше танылды. Аңа “Җиңүче сертификаты” тапшырылды.  Соңыннан дискотека булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International