8 сентябрь көнне, Арча шәһәренең 2нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы төзекләндерелгәннән соң яңадан ачылды
Заманча яңартылган әлеге бинаны ачу тантанасын Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм район башлыгы Илшат Нуриев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.
“Быел Арча районында ике балалар бакчасы төзелде, өч балалар бакчасы төзекләндерелде. Бер районда да моның кадәр эшләнелми. Әле ачасы урыннарыбыз тагын бар...” – диде Илшат Нуриев һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады. Биредә эшләүче һәр хезмәткәргә уңышлы эшләр, сәламәтлек балаларга бәхетле киләчәк теләде район башлыгы. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров да ихлас күңеленнән котлау сүзләрен җиткерде. “Без, чыннан да, бәхетле заманда яшибез. Республикабызда һәрвакыт нидер төзелеп, яңартылып тора, яңа төзелешләр торгызыла. Президентыбыз әйтмешли, бу һәр кеше турында шәхси кайгырту нәтиҗәсе”, – дигән сүзләр белән Арчаның төзеклегенә, матурлыгына соклану хисләрен белдерде ул.
Килгән кунакларга әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк итте. Эчтәлекле шигырьләр, дәртле җыр-бию – барысы да күңелләргә кереп калырлык булды.
Үзенең котлау һәм рәхмәт сүзләрен әти-әниләр исеменнән балалар бакчасының ата-аналар советы вәкиле Миләүшә Сабирова да җиткерде. Төзекләндерү эшенә үз өлешләрен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтен әйтте.
Кызыл тасманы кисәр алдыннан, 2нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасы мөдире Лилия Гатауллина чыгыш ясады. 40 еллык тарихы булган балалар бакчасының бүгенге заманча яңарышына, бинаның хәзерге торышына чиксез шат булуын белдерде ул. “Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен зур рәхмәт”, – дип республика, район җитәкчелегенә, көнне төнгә ялгап эшләүче төзүчеләргә, бергә эшләгән коллективка һәм әти-әниләргә мөрәҗәгать итте Лилия Мәхмүт кызы.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, кунаклар бинаның эченә үттеләр. Һәр төркемдә әзерләнгән чыгышлар аларны балачак иленә алып керде. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар татар телен белү осталыкларын, әйләнә-тирә белән таныш булу күнекмәләрен, музыкаль әзерлекне һәм спорт уеннары буенча үзләштергән шөгыльләрен күрсәтте.
Якты киләчәк, биек үрләр сезгә, “Карлы-гач”лылар!