Әңгәмәдәшебез – табиб-терапевт, өлкәннәр белән эшләүче гериатр Рәмзия Хәйруллина.
– Рәмзия Равилевна, тиздән 1 октябрь. Бүген инвалидларга социаль пакет турында сөйләшеп алсак иде. Газета укучыларыбыз кызыксына.
– Инвалидларга социаль пакет ул – ташламалы дарулар, бушлай санаторийлар, юлда транспортта йөрүләр. Аларны калдырыргамы, әллә баш тартыргамы – бу мәсьәләне 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә кирәк.
– Арча районында күпме инвалид бар һәм аларның күпмесе социаль пакеттан файдалана?
– Районда барысы 7545 инвалид бар. Шуларның 2665е бушлай дару ала, калган 4880е баш тартты.
– Социаль пакетның бәясе күпме?
– Бүген социаль пакет 1155 сум тәшкил итә. Шуның 889 сум 66 тиене даруларга туры килә. Калган өлеше санаторийларга, юлга каралган.
– Даруларның федераль һәм республика ташламаларына бүленгәнен беләбез. Алардан ничек файдаланыла?
– Федераль ташлама буенча 35875 рецепт язылган, 28818 рецепт җибәрелгән.
– Суммаларда күпме тәшкил итә инде бу?
– 165 млн 404 мең 447 сум. Моннан тыш тагын берничә төр авырулар бар. Аларга аерым программа буенча дарулар кайтарыла. Республика ташламалы даруларыннан файдаланырга тиешле 3494 кеше исәпләнә. Аларга 5540 рецепт язылган, 4911е җибәрелгән. Бу 4 млн 601 мең 406 сум 73 тиен тәшкил итә.
– Аерым программага кергән катлаулы авырулар да бар бит.
– Бу программада 52 кеше исәпләнә. Аларга 226 рецепт язылды, 189 рецепт җибәрелде. Бу 14 млн 611 мең 522 сум 31 тиен тәшкил итә.
– Даруларга бүленгән акча исәбе буенча безнең район республикада ничәнче урында?
– 5нче урында.
– Бушлай дарулардан баш тартучыларга ни диярсез?
– Авырулар акчага алдана. Әмма сәламәтлекне акчага алмаштырып булмый. Районда социаль пакеттан баш тартучылар 4880 кеше. Әгәр дә шушы кешеләр пакеттан баш тартмаса, районга ташламалы дарулар күбрәк кайтыр иде. Ә бит чирләр көчәеп китәргә, яңалары ачыкланырга мөмкин. Дәвалану өчен кыйммәтле дарулар кирәк булырга бик мөмкин. Андый очраклар бар. Мәсәлән, шикәр диабеты, инфаркт, инсульт булуы, онкология ачыклануы ихтимал. Мәсәлән, ак канлылыкны дәвалау өчен бер ампула дару 120 мең сум тора. Кеше сәламәтлеге буенча группада икән, ул һичшиксез табибка күренеп торырга һәм кушкан даруларны кабул итәргә тиеш.
– Группадагыларның кайберләре үзебез теләгән даруны табиблар барыбер язмый, диләр.
– Үзлегеңнән теләсә нинди дару эчәргә, укол алырга рөхсәт ителми. Моны табиб хәл итә. Составы, тәэсир итү көче бер булган дарулар берничә төрле исемдә йөриләр. Чөнки аларны төрле фирма җитештерә. Табиб дәва көче бер булган икенче исемдәге даруны яза икән, моңа хафаланмаска кирәк. Белгеч киңәшен тыңларга һәм үтәргә киңәш ителә. Бушлай дарулардан файдалану ул тормышыңны алдан иминиятләп кую дигән сүз. 1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калып бара. Пенсия фондына барып, гариза язарга өлгереп була әле. Сәламәтлегегезне саклагыз, исән-сау булыгыз!
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.