Татарстанда чиста булыр!

2020 елның 25 сентябре, җомга

рчага республиканың экология хәрәкәте активистлары кайтты

Алар Арчаның Җиңү паркында кичкә кадәр зур  итеп файдалы һәм күңелле чара оештырдылар. Билгеле, арчалар белән. Республиканың Президент грантлары фонды ярдәме белән үткәрелде ул.

Бәйрәм көндезге сәгать 2дә башланып китте. Балалар, әти-әниләр, өлкәннәр дә бик рәхәтләнеп ял итте. Төрле осталык дәресләре оештырдылар. Максат изге – табигатьне, тирә-юньне саклау, чиста тоту, организмга зыянлы булмаган материаллардан төзелгән йортта яшәү һ.б. “Хуҗасыз этләрне сыендыру урынында яшәүче этләргә ризык җыю”ны да оештырганнар. Бары тик булыш, дип язып та куйганнар. Кием-салым һәм башка үзеңнән арткан әйберләрне җыю базары да бар. Китаплар, бизәнү әйберләре, уенчыклар, кием-салым, йорт, хуҗалык, мәктәп кирәк-ярагы – үзеңнән артканны монда тапшыра аласың. Һәм шушыннан ук үзеңә кирәк, ошаган әйберне алып та була.

Кайбер осталык дәресләренә тукталып үтик. “Минем эко-йорт” осталык дәресендә төзелеш материаллары арасыннан организмга зыянлы булмаганнарын сайлап аласың да экойорт төзисең. Мәсәлән, идәнне нәрсәдән эшләү зыянсыз? Рәсемнәре белән берничә вариант тәкъдим итәләр: ковролин, керамик плитә, паркет, линолеум. Иң зыянсызы керамик плитә булып чыкты.

“Хуҗалык калдыкларын төркемнәргә бүлеп, аерым җыю” дигән осталык дәресе дә үткәрделәр. Калдыкларны дөрес итеп бүлергә: пластик, пыяла шешәләрне аерым-аерым җыю һ.б. Суның сыйфатын йорт шартларында ничек дөрес итеп тикшерергә мөмкин, кибеткә ничек үзеңә һәм йортыңа зыян салмыйча барып-кайтып була, экология темасына рәсем ясау һ.б. Осталык дәресләре бигрәк тә балаларга кызык булды. Аларны үткәннәргә лотерея билетлары бирделәр. Лотерея уеннары уйнату бәйрәмне тагын да кызыклы итте.

Сәхнә тынып тормады. Экология активисты Эльвина сөйләп торды. Арча балалары, яшьләре матур концерт күрсәтте.

Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты. Район экологлары да килде. Илшат Әхәтович халыкны сайлаулар көне белән котлады (экология бәйрәме сайлау көненә туры килде), тирә-юньне пычратмыйча рухи яктан чиста яшәргә чакырды. Экология хәрәкәтенең “Татарстанда чиста булыр!” дигән девизы да бар. Без дә шул өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International