Район башлыгы һәм аның урынбасары сайланды

25 сентябрь 2020 ел., җомга

23 сентябрьдә дүртенче чакырылыш район Советының беренче утырышы узды

Аны район Советына сайланучылар арасында иң өлкән депутат буларак Шәйдулла Сәлахов ачты. 

Район территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров депутатларны 11–13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды. 

20–22 сентябрьдә районның барлык 16 авыл җирлекләрендә, 23 сентябрьдә шәһәр муниципаль берәмлегендә дә Советларның беренче оештыру утырышлары узды. Аларда җирлек башлыклары (алар район Советы депутатлары да була)  һәм һәр җирлектән тагын берәр район Советы депутаты сайланды. 

Шулай итеп, дүртенче чакырылыш район Советында 34 депутат. Беренче утырышта алар үз арасыннан район башлыгы һәм аның урынбасарын сайладылар.

Утырышта катнашкан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова соңгы елларда Арча районында социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренең уңышлы хәл ителүен билгеләп үтте һәм ТР Президентының район башлыгы итеп Илшат Нуриевны сайларга дигән тәкъдимен җиткерде.  “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе исеменнән депутат Рузия Нурмөхәммәтова  да Илшат Нуриев кандидатурасын күрсәтте.  Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова шулай ук  әлеге кандидатураны яклап чыгыш ясады.

Яшерен тавыш бирү юлы белән Илшат Габделфәрт улы Нуриев бертавыштан Арча муниципаль район башлыгы итеп сайланды.

Аның урынбасары вазифасына моңарчы район Советы аппаратының юридик бүлеген җитәкләгән Алсу Фирдәвес кызы Мөхәмәтова сайланды.

Моннан тыш депутатлар вәкаләт вакыты чыккан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү, районның Контроль-хисап палатасы җитәкчесен билгеләү турында да карарлар кабул иттеләр. Контроль-хисап палатасы җитәкчесе итеп яңадан Надия Равил кызы Сафиуллина билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International