Арча егетләре – Россия чемпионнары!

2020 елның 25 сентябре, җомга

Россия чемпионнарын мәктәптә тантана үткәреп тәбрикләделәр. Мәктәп директоры Дилүс Мостафин аларны зур җиңүләре белән котлады, яңа уңышлар теләде

Шәһәребезнең көнбатышында урнашкан 6нчы мәктәпнең тарихы зур түгел, быел ул дүртенче уку елына аяк басты. Әмма шушы берничә елда гына да әлеге уку йортында истә калырлык күңелле вакыйгалар булды. Ачылганда дүрт йөздән артык укучысы булса, быел алар җиде йөздән артып китте.

2019–2020 уку елында мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Диләрә Гаптелбәрова һәм башлангыч  сыйныфлар укытучысы Диана Сабирова “Ел укытучысы” конкурсында катнашып район этабына үттеләр. Алар үз номинацияләрендә җиңүче булдылар. Аннан соң зона ярышларында җиңү яулап республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар.

Диана Сабирова Арча педагогика көллиятен тәмамлагач 6нчы мәктәптә хезмәт юлын башлап җибәрә. “Ел укытучысы” конкурсы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы ун яшь укытучысы исемлегенә керде.

Бер танышым әйбәт укытучыны укучы үзе эзләп таба аны, дип әйтергә ярата иде. Укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы белә, аларга шул юнәлештә үсәргә булыша.

Әле яңа гына мәктәптә бөтен район горурланырлык вакыйга булды. Ике укучы “Яшь профессионаллар” бәйгесендә алтын медаль алып Россия чемпионнары булдылар. 11А сыйныфы укучысы Даниил Щепкин Татарстан Республикасы командасы составында чыгыш ясый, “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсендәге иң көчле көндәшләрен җиңеп чыга.

Булат Маликов Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә гимназия сыйныфларында укый, 9нчы сыйныфны тәмамлагач 6нчы мәктәпкә 10нчы сыйныфка килә. Аның шундый уңышы педагогика көллияте коллективы һәм тренеры, әнисе Лилия Миннәхәт кызы Маликованың хезмәтләре нәтиҗәсе. Булат һәм аны зур җиңүгә алып килгән әнисе белән әңгәмәне газетабызның алдагы санында  укырсыз.

Даниил Щепкин үзенең шундый дәрәҗәгә күтәрелүенең төп сәбәпчесе итеп остазы, укытучысы Чулпан Дамир кызы Хәмидуллинаны атады. Нәкъ менә ул укучысының сәләтен күреп алып бәйгедә катнашырга этәргән, вакытын кызганмыйча өйрәткән, ярдәм иткән. Укучының укытучы хезмәтенә шундый ихлас күңелдән бәя бирүе, бәяләве үзе ни тора!

Мәктәп коллективы яшь хоккейчылары белән дә горурлана. “Ястребы” командасы Сочида узган “Алтын алка” ярышларында беренче урынны алган иде. Әлеге җиңү аларга 7–17 сентябрьдә узган суперфиналда катнашу мөмкинлеге бирде. Анда Россиянең 64 командасы арасында 9нчы урынны яуладылар, бик матур уеннар күрсәттеләр.

Мәктәп коллективына, укучыларга яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International