Эфирда кояш: тиздән телеэкраннарда кояш нурланышы белән бәйле бозылулар булырга мөмкин.

25 сентябрь 2020 ел., җомга

2020 елның 27 сентябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр кадәр 11: 37дән 12: 41 сәг. эчендә Татарстан Республикасы территориясе өстендә күктә көзге интерференция башлана. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, мөгаен,  үзгәрешләрне күрмәсләр. Кайбер очракларда сурәтләрнең кыска вакытлы «катып калуы», пиксельләргә таралуы, тулысынча югалуы мөмкин. Телесигналны һәр торак пунктта трансляцияләү графигын ртрс.рф сайтында һәм «Телегид» кушымтасында карарга була.

 Кояш элемтә иярчене артына килеп җиткәч, интерференция туа. Кояш - көчле радиодулкын чыганагы, һәм сигналлар иярчен сигналын «яктырта». Бу күренешнең асылын аналогия аша күз алдына китерү җиңелрәк: әгәр шәм артында прожектор кабызсак, шәм  уты күренмәячәк. Кояшның элемтә иярчене һәм җир кабул итү станциясе белән бер сызыкта урнашуы берничә минут дәвам итә, аннары Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе аркасында иярчен «кояш яктысы»ннан китә. Интерференция вакытында телевизор экраннарында сурәтләр югалырга яки чәчелергә мөмкин.  Бу күренеш берничә секундтан 10 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Кояш интерференциясе елга ике тапкыр: яз һәм көз айларында була. Бу җирнең Кояш тирәли әйләнүе һәм җир күчәренең авышуы белән бәйле. Элегрәк, аналог телетапшырулары вакытында, кояш нурланышы телесигналларны туктата иде һәм телетрансляцияләрдә массакүләм өзеклекләр туа иде.

2019 ел ахырыннан  Россия халкы үзәк телевидениене бары цифрлы форматта гына карый башлады. Цифрлы технологияләр телепрограммалар кабул итүгә интерференция йогынтысын шактый киметергә мөмкинлек бирде. Әмма кояш тәэсиреннән бөтенләй котылырга мөмкин түгел, һәрхәлдә, әлегә.

Һәр торак пунктта интерференция туу графигы (теле - һәм радиопрограммалар трансляциясенең өзелүләре) РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзү» бүлегендә һәм Телетамашачы кабинетында, шулай ук «Телегид» мобиль кушымтасында «Тапшырулар» өстәмә битендә басыла.

«Телегид" - телевизион эфирда күп функцияле виртуаль үткәргеч: һәр тапшыру турында өстәмә мәгълүмат булган 20 мәҗбүри телеканалның тапшырулары программасы, телевизор һәм цифрлы эфир телевидениесен кабул итү буенча ярдәмче. Кушымта кулланучылар өчен  бушлай. Аны  App Store яки  Play Market тан алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International