Арчада өйрәнүләр була

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оештыру күрсәтмәләре нигезендә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Арча муниципаль районында да, башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар белән гражданнар оборонасы буенча штаб өйрәнүләре үткәрелә.

Күнегүләр барышында авыл җирлекләрендә, оешмаларда һәм белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, Татарстан Республикасы халкына хәбәр итү системасын тикшерү, өйрәнү сигналларын идарә органнарына җиткерү, шулай ук абонентларның кәрәзле телефоннарына смс җибәрү планлаштырыла. Тынычлык һәм тәртип саклавыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International