Узган шимбәдә райондашларыбыз “Татарча диктант” язу акциясендә катнашты.
Туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, татар әдәби телен кулланучыларның даирәсен арттыру, иң мөһиме — татарлыкны саклап калу максатыннан оештырылган акциядә райондашларыбызның яше-карты читтә калмады. Татарча диктантны төрле өлкәдә эшләүчеләр, хәтта мәктәпләрдә өлкән генә түгел, башлангыч сыйныф укучыларына кадәр язды.
Район Мәдәният йортында бу көн бәйрәм рухында, сәнгать осталары башкаруындагы дәртле җырлар белән башланып китте. Мәдәният идарәсе хезмәткәрләренә Ибраһим Газиның “Сыерчыклар” текстын Арчаның 2нче мәктәп укытучысы Гүзәлия Насыйбуллина әйтеп яздырды.
Иске Чүриле урта мәктәбендә диктантны укучылар, укытучылар белән бергә әти-әниләр дә язган. “Искиткеч бай, аһәңле туган телебезне саклап киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурычыбыз. Мондый чаралар да телгә кызыксыну уятуга ярдәм итә”, — ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Һидиятуллина.