Республикада узган “Урманны саклыйк” акциясендә арчалар бер-дәм рәвештә катнашты.
Бу көнне район террито-риясендә район хакимияте, башкарма комитеты, шәһәр Советы, төрле оешмалар, уку йортлары, ТҖҮ коллективлары һ.б. ярдәме белән 4000 нарат үсентесе утыртылды. Әлбәттә, изге эштән район башлыгы да читтә калмады. Илшат Нуриев Арча стадионында агачлар утыртты. Ә акция кысаларында Лесхоз мәктәбенең “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы укучыларының Арча урманчылыгы хезмәткәрләре белән бергәләп утырткан агачлары Сурнар участок урманчылыгында үсәчәк.
“Мондый акцияләр ярдәмендә урман мәйданнары арта, халык өчен экологик шартлар уңайлана. Агач утыртудан яшьләр генә түгел, акциядә катнашкан һәркем табигатьне яратырга, сакларга кирәклеген тагын да тирәнтен аңлап, кечкенә үстентедән урман үсеп чыгуына төшенә”, — ди яшь урманчылар.
Шушы бер көндә Татарстанда 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн төп үсенте утыртылган. Ун ел эчендә республикада
6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылды.