Штрафны түләми калып булмый

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Берара районда чисталыкка аеруча нык игътибар бирелә башлады. Файдасы тиде: урамнар, чишмә яннары, елга ярлары чистарды

Халык капка төпләрен җыештырып, үләннәрен чабып, төзелеш калдыкларын күз алдыннан ераккарак җыеп куя башлады. Кыскасы, тәртипкә ияләште.

Әмма... санга сукмаучылар да бар икән әле. “Ел башыннан йөздән артык беркетмә төзелде. Беренче тапкыр без кисәтү ясыйбыз. Ә тыңламыйча кимчелекләрне бетермәгән очракта  2 меңнән  5 мең сумга кадәр штраф салына, – диде район башкарма комитетының административ комиссия рәисе Илдар Нотфуллин. – Чулпан урамындагы бер йорт янында ничә еллардан бирле кирпеч өелеп тора. Инде тарала ук башлаган. Тирә-юнен чүп баскан. Сибгатуллин урамында берәү казу эшләре башлаган һәм су торбасына зыян салган. Нәтиҗәдә, бөтен микрорайон сусыз калды. Йорт хуҗасына да, тракторчыга да штраф түләргә туры киләчәк. Казу эшләре башлаганчы беренче булып рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Аннан яраксыз иске машиналарны гомерлеккә сакларга капка төбенә куялар. Вакытында тимер-томырга тапшырырга кирәк инде. Аның өчен дә штраф карала”.

– Төзелеш материаллары, тирес алып кайткан очракта кая куярга соң? Башка урының юк ди, мәсәлән.

–  Капка төбенә куярга була. Тик аның өчен шәһәр Советыннан рөхсәт язуы алырга кирәк. Ә тирес озак тормый бит инде, күп дигәндә өч көндә кертеп бетерәләр. Шуңа аның өчен рөхсәт кирәк тә түгел, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов. – Тагын шул мәсьәләне күтәрәсе килә, кайберәүләр кызыл сызыктан чыгып бакча ясыйлар. Әгәр анда чәчәкләр, агачлар утыртып, капка төпләрен матурлап куйсалар бер хәл. Ә менә ауган коймалар, кеше биеклеге кадәр чүп үләне – хуҗаны бер дә бизәми. Чишмә яннары, елгаларга чүп ташлау гадәте кимеде кебек. Алар яннарын “Жилкомбытсервис” ширкәте дә даими чистартып тора. Хәзер чат саен диярлек контейнерлар да куелган.

– Контейнерлар турында сүз чыкканда бер сорау бирик әле. Көз – бакча җыештыра торган вакыт. Ул чүпләрне контейнерга ташларга ярыймы?

– Закон нигезендә контейнерлар каты калдыкларны ташлау өчен. Торак йорт эчендәге барлык чүп керә. Иске диван, шкафны да чыгарып куярга ярый. Ә тирес, төзелеш материаллары, бакча чүпләре – ягъни урамдагы чүпләрне түгү рөхсәт ителми. Моның өчен “Жилкомбытсервис” ширкәтеннән контейнер алырга кирәк. Дөрес, ул түләүле хезмәт. Әмма берничә хуҗалык бергә сөйләшеп эшләсә, авырга килмәячәк, – диде “Экосити-116 “ ширкәте җитәкчесе Айрат Хәсбиуллин. – Чүпне кырыйга өеп яки ыргытып китү дә бернинди кысаларга сыймый. Аның өчен контейнер бар. Кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде.

– Штраф салабыз, дисез. Аны түләми дә калып була, дип уйлаучылар бардыр.

– Түләмичә кала алмый беркем дә. Приставлар киләчәк. Аларны да тыңламаган очракта эш җәмәгать судына тапшырыла. Анда инде штрафны икеләтә түләргә туры киләчәк. Шундый ике эш бар инде, – диде Илдар Нотфуллин. – Сәүдә кагыйдәләре турында да искә төшереп үтәм. Үз продукцияләрен сатарга теләүчеләр өчен шәһәрдә махсус билгеләнгән урыннар бар. Урам базарында эчке якта сатарга рөхсәт ителә. Әмма санламыйлар, тышкы якка тезелеп утыралар. Андыйларга да  1000-3500 сум күләмендә штраф каралган. Штраф салганны берәү дә яратмый, шуңа законны да бозмаска кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International