“Тагын бер урак булса да бетәсе икән”, – дип шаярта бер танышым.
Әйе, әбиләргә дә җитәрлек, бабайларга да өлеш чыгарырлык әбиләр чуагы дәвам итә. Табигатьтәге матурлыкка карап сокланып туя алмыйсың. “Без бакчада йөрдек, яфраклар җыйдык. Яфраклар, яфраклар, кызгылт-сары яфраклар”, – дип шигырь сөйли-сөйли яфрак җыя балалар.
– Җир бик әйбәт килә, – дип куана “Тукай” ширкәте тракторчысы Рүзәл Әюпов. Ул “МТЗ- 80” тракторы белән 230 гектар җир сукалаган инде.
– 550 гектар арыш та чәчте әле ул, – дип сүзгә кушыла хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдинов.
Рүзәл чәчкән арышлар яшел хәтфә булып күтәрелеп килә. Туфрак эшкәртү дә төгәлләнү алдында. Өч агрегат соңгы басуга кергәннәр.
Хуҗалык буенча бер шартлы терлеккә 30 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу эш әле дә дәвам итә. Быел ике яңа траншея төзелде. Кукуруздан силос салалар. “Гектарга дүрт центнер исәбеннән ашлама керткән идек, файдасы зур булды, чәкәннәре бик яхшы”, – ди И.Гайнетдинов.
Район буенча кукуруз җиде мең гектардан артык мәйданда игелде. Ике мең гектардан артыгы җыйнап алынды.