Узган шимбәдә Арчада барлык хуҗалыклар катнашында ярминкә үткәрелде
“Бөтенесе дә килде, бар да әйбәт әзерләнгән”, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, дигәндәй, быел хуҗа-лыклар өчен уңышлы ел булды. Үстерелгән мул уңышны әйбәт срок-
ларда җыйнап алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Безнең район хуҗалыклары ике атнага бер Казанга ярминкәгә баралар. Халык иртәдән үк ашлыкны алып бетерә, дип әйтәләр. Кайсы тавык, кайсы күгәрчен асрый. Һәр баруда шулай.
Арчадагы ярминкәдә дә ашлык иң үтемле товар булып чыкты, 100 тонналап сатканнар. Сыйфаты да яхшы, бәя дә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәнчә, арзанрак куелган иде.
“Кырлай” ширкәте бәрәңгесен дә чират торып алдылар. Килограммы 12 сумнан иде.
Ярминкәне Яңасала, Яңа Кырлай, Наласа авыл җирлекләре дә тулыландырды. Алар актив эшләүче шәхси хуҗалыклар продукциясе тәкъдим итте.
Район башлыгы Илшат Нуриев ярминкәне карап чыккач аны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт әйтте. Ул дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраган шәхси хуҗалыкларга саву аппаратлары алу чыгымнарының бер өлешен кире кайтару өчен сертификатлар тапшырды.
– Без пандемия вакытында зыян күргән эшмәкәрләргә бераз булса да ярдәм итәргә булдык, – диде ул. Әлеге сертификатларны Утар Аты авыл җирлегеннән Лилия Мостафина, Фидаил Хәйруллин, Әхтәм Хәкимҗанов, Фидәрис Фәйзрахманов, Хәйдәр Хөснетдинов, Урта Курса авыл җирлегеннән Фәрит Вафин, Яңа Кырлай авыл җирлегеннән Рәиф Фәсхетдинов, Наласа авыл җирлегеннән Әхтәм Гарипов алды.
Субсидия саву аппараты бәясенең 30 проценты күләмендә (әмма 6200 сумнан артык түгел) бирелә. Аларны бирү ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Матур ярминкәгә район үзешчәннәре яңгыраткан җырлар ямь өстәде.