Мең дә бер мәшәкатьләрне читкә куеп, шушында – табигать кочагына килгән өчен генә дә Вакыйф Харисовка рәхмәт әйтерлек
Тау башында яшәсәк тә, стадионга күптән төшкән юк иде. Җай табылды, матур бер көнне Вакыйф Вәгыйзович дәште. Мине генә түгел, 234 кешене кузгатты ул. Сүзебез район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы оештырган көзге кросс турында бара.
Ә көне нинди булды! Җылы, кояшлы! Көндезге сәгать 1дә Арча стадионы шатлыклы авазлардан шау итеп тора иде инде. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бер-берсе белән күрешәләр, хәлләрне сорашалар, шаян сүз әйтеп көлешәләр. Ә алда җаваплы сынау көтә: кросс!
Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев йөгерүчеләрне барлап, старттан озатып, финишта каршы алып торды. Алар бу эшне Арчаның 6нчы мәктәбе укытучылары Фәнил Һидиятуллин, Марат Әхмәтҗанов белән бергәләп башкарды. Шуңа да аларга профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов аерым рәхмәт әйтә. Башлангыч профсоюз оешмалары командалары үзенекеләр өчен җанатты. 6нчы мәктәпне генә күр син, Марат Әхмәтҗанов финишка килүчеләрне барлап торган җиреннән түзмәде хезмәттәше Рәнис Нәбиуллинга каршы йөгерде. 40 яшькә кадәрлеләр арасында Рәнис финишка 2нче килде. Катнаш эстафетада да 6нчы мәктәп сынатмады – иң өлгерләр булып чыктылар – 1нче урын!
Укучылар сарае коллективы да аерым команда булып ярышта катнашты. Җитәкчеләре Руслан Гыйниятуллин да биредә. Катнаш эстафетада алар 2нче нәтиҗәне күрсәтте.
Беренчеләр турында аерым сөйлисе килә. Арчаның 5нче гимназиясе оста йөгерүчеләрдән генә тора диярсең. 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында Гүзәл Абдуллинага һәм 40 яшьтән узганнардан Айгөл Галәвиевага тиңнәр булмады.
Ир-атлар арасында авыл укытучылары иң җитезләр булып чыкты. 40 яшькә кадәрлеләрдән Наласа мәктәбе укытучысы Газинур Лотфуллин һәм 40 яшьтән узганнардан Яңа Кишет мәктәбе укытучысы Рәдис Сәйфетдинов 1200 метр араны иң беренчеләрдән булып үттеләр. Рәдис – Арча Сабантуе батыры. Газинур – Наласада көрәшчеләр әзерләүче Таһир Лотфуллин улы. Газинур да көрәш белән шөгыльләнә. Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Каюмович әзерләгән йөгерүче. Гомумән, оста йөгерүчеләр белән сөйләшә башласаң, Арча педагогика көллияте, Бари Каюмовичның исемен әйтми калмыйлар. Бари Каюмович укучысы Арчаның 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина да яшьтәшләре арасында 2нче нәтиҗәне күрсәтте.
Арчаның 3нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Рифат Мөхәммәтсафин үз фикере булган кызыклы шәхес. Оста йөгерә. Финишка алар – 40тан узганнар Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин (2нче), Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Зөлфәт Хәйруллин (4нче) белән бер-бер артлы килделәр. Өченче нәтиҗә Рифат Мөхәммәтсафинда булды. “Минем тормыш рәвешем – физкультура”, – дип сөйли ул. Һәр бала сәләтле, дигән фикердә. “Балалар шулкадәр сәләтле, аларны ача белергә генә кирәк, – ди. – Әгәр дә бала йөри торган спорт секциясеннән туя икән, бу спорт төре аныкы түгел яки тренеры баланы кызыксындыра, үстерә белми. Әти-әни баланың спортка булган сәләтен күреп ала икән, китсен йомшак тренердан, вакытны уздырмасын, көчлесен тапсын! Аның хокукы бу!”
Менә шулай, укытучылар, тәрбиячеләр белән сөйләшә башласаң, алар үзе бер дөнья. Эх, көне шәп, чирәменә ятып, бер ауныйсы килә. Кайберәүләр шулай итте дә... Рәхмәт оештыручы һәм очраштыручыларга!
Нәтиҗәләрне газета сайтыннан укый аласыз.