Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, өлкән буын вәкилләре!

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз!

Бөек Җиңүгә – 75, ТАССР төзелүгә – 100, Арча районы оешуга 90 ел тулган елны сезгә, илебезнең дошманны җиңүендә кыюлык һәм батырлыгыгыз, туган районыбыз һәм республикабызның киләчәге өчен намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен тирән хөрмәт һәм ихтирамыбызны белдерәм. Авыр елларны җиңгән, тынычлык һәм ирек өчен көчен куйган, икътисадыбызны торгызу һәм аның үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен без сезгә бурычлы.

Чәчләрен бәс сарган буынны хөрмәтләү — үзегезнең риясызлык һәм кешелеклегегез, бәһасез тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүгә омтылуыгыз өчен бу бары тик рәхмәтебезнең бик аз өлеше. Күп пенсионерлар бүгенге көнгә кадәр эшләргә көч таба, хәтта яшьләргә ярдәм дә итә, чөнки өлкәннәр еллар буе җыелган зирәклек сыйфатына ия.

Хөрмәтле якташларыбыз, сез җәмәгать оешмалары эшендә катнашасыз, актив тормыш рәвеше алып барырга тырышасыз, компьютерда эшләргә өйрәнәсез, спорт белән шөгыльләнәсез һәм төрле чараларда катнашасыз, яшьләргә энергиягез һәм оптимистлыгыгыз белән үрнәк булып торасыз.

Хөрмәтле өлкән буын якташларыбыз! Туган төбәккә мәхәббәтегез, районның җәмәгать тормышында актив катнашуыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез! Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз якты, күңелле вакыйгаларга бай, янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан, кайгырткан якыннарыгыз гына булсын.

Муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International