Арчада Кырымнан килгән кунаклар булып китте. Юк, Кырым татарлары түгел, чын рәссамнар, кулланма сәнгать осталары.
– Безнең максат – мәдәни алмашу, тәҗрибә уртаклашу. Без Арчага кечкенә бер төркем булып кына килдек. Алабугада, Казанда зур күргәзмә оештырдык, үзебезнең осталарыбыз эшләрен тәкъдим иттек, – диде Симферопольдән тукымага рәсем ясау буенча оста Неля Рощина.
Кунаклар белән без Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Аңа кадәр алар “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Неля Рощина аннан алган тәэсирләре белән дә уртаклашмый түзә алмады.
– Искиткеч бит бу. Татар халкының тормышы чагылдырылган. Үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Фотоларга төшердем. Оныкларыма күрсәтәм, – диде.
Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе оештырган күргәзмәләрне дә бик кызыксынып карады алар. Калфаклар, күкрәкчәләр, түбәтәйләр чигүче Гөлгенә Хәсәнова, читек, чүәк чигү остасы Илсөя Әхмәдиева, татар хатын-кызлары өчен баш киемнәре тегүче Альбина Зыятдинова, агачтан төрле әйберләр ясаучы, агачка “җан өрүче” Нияз Миннемуллин хезмәтләрен Кырымнан килгән осталар аеруча яратты. Сәнгать мәктәбе укытучылары белән берлектә читек тә чигеп карадылар. Дөрес, төсле кәгазьдән ясалган читекләр белән эш иттеләр, аларга милли бизәкләр ябыштырдылар. Бизәкләре әзер, ә менә кайсы ничек читеккә бизәк төшерә, анысы үзләреннән тора. Кайберләре үз иҗат җимешләрен истәлеккә дә алды.
Аннан чират кунакларның үзләренә җитте. Рәссамнар, кулланма сәнгать осталары хезмәтләре белән төркем җитәкчесе Вероника Чеканова таныштырды. Чигеп, тукымага ясалган картиналар, милли бизәкләр төшерелгән кулланма сәнгать әсәрләрен сокланып карадык. Аларның күбесе тарих белән бәйле, кайберсе хәтта 15 гасырларга барып тоташа. Моннан ничә гасыр булган әйберне картина итеп ясау өчен осталык кына җитми, тарихны яхшы белү дә кирәктер, мөгаен. Чыннан да, һәрберсе үз эшенең остасы!
Неля Рощина тукымага рәсем төшерү буенча осталык дәресе дә үткәрде. “Хәзер без сезгә кофе эчерәбез”, – дигәч, бермәлгә аптырап калдык. Гадәттә, хуҗалар кунакларны сыйлый, ә монда... Бу да үзенә күрә осталык дәресе булып чыкты.
– Бездә килгән кунакларга, кода-кодачаларга беренче чиратта кофе тәкъдим итәләр. Янына курабье печеньесы, сөттән ясалган шикәр (шэкэр), пәхләвә куялар. Шунысы да бар, беренче булып ир-атларга бирәләр, аннан соң гына чират хатын-кызларга җитә. Бу кунакларга ихтирам күрсәтү йөзеннән эшләнә, – диде Ленора Ведутова.
Тәмле кофе эчертеп, милли ризыклары белән сыйлап кына калмадылар, истәлеккә бүләкләр дә тапшырды кунаклар. Аннан соң алар “Әлифба” музеена, Яңа Кырлайга юл тоттылар.