Язмышмы бу?

2020 елның 9 октябре, җомга

Сентябрь ае күңелсез вакыйгалары белән күңелгә кереп калды. Берьюлы ике кеше үз-үзенә кул салды.

Дөрес, кайберәүләр бу хакта белми дә калгандыр. Аеруча әти-әниләре, гаиләләре, якыннары, туганнары, дуслары өчен аяныч хәл бу. Әмма икесе дә без яшәгән тирәдә булгач, әле дә йөрәк авырта. Яшьләр бит әле, бик яшьләр. Икесе дә 1986 елгы. 34 кенә яшь. Гөрләтеп яши торган  вакытлары. Ничек дөньядан туеп була?! Чишә алмастай, шундый юл белән генә котыла алырлык нинди проблемалары булды икән?

Берсе Почта урамындагы чишмәдә булган. Бик матур итеп эшләнгән чишмә. Суы йомшак, дип әллә кайлардан төшеп шуннан су алалар. Сергей Михайличенко да ерак түгел генә урнашкан йортта яши. Күпфатирлы яңа йортта. Ул шимбә төнлә, я якшәмбе иртән асылынган. Икенче көнне суга төшкән бер кеше күреп алган да “Водоканал Сервис”та каравылчыга барып полиция чакыртырга кушкан.

Сайлаудан кайтып килгәндә чишмә янында полиция машинасы күргән идем. Нидер булгандыр, дип башыма да китермәдем. Соңрак кына шул тирәдә яшәүче бер ханым сөйләде.

– Ишеттем дә чишмәгә йөгердем. Япь-яшь кеше, янында аракысы, кабымлыклары тора. Аягы сеткалы идәндә. Басып торган кебек. Асып куйганнармы икән әллә, дигән шик тә туды, – диде ул. – Полиция, тикшерү бүлеге хезмәткәрләре шунда иде инде. Хатыны, туганнары килеп җитте.

Сергей Александрович педагогика көллиятендә музыка укыткан, сәнгать мәктәбендә дә дәресләр биргән.

– Оптимист кеше иде. Үз эшенең остасы. Арчада андый музыка белгече юк, – диде педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова. – Аралашырга бик җайлы, каты бәрелеп сөйләшә белми, тыныч.

– Украинада чуалышлар вакытында Донецкидан кайтканнар алар. Хатыны татар, бу якныкы. Үзе консерватория тәмамлаган. Чын белгеч. Гитарада яхшы уйный, җырлый, бәйгеләрдә катнаша иде. Балалар да аны бик яратты, –диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова. – Шимбә көнне дәресләр биреп, расписаниеләр язып, көндәлекләр тутырып, 5 яшьлек кызын шөгыльләнергә бирү өчен вокал укытучысы белән сөйләшеп, сайлауда катнашып кайтып китте.

Бик сәләтле, тыныч кеше булган, берәү белән дә бәхәскә кермәгән. Хезмәттәшләре дә шул фикерне кабатлый. Тикшерү комитеты хезмәткәре хәбәр итүенчә, ул үз-үзенә кул салган, үтергәннәр, дигән вариант каралмый.

Шимбә көнне көндез тагын бер егетнең үз-үзенә кул салуы турында  хәбәр килеп иреште. Аны икенче көнне җирләделәр, Сергейны сишәмбе. Шундый авыр вакытта икесенең дә өйләренә барып сораштырып йөрергә күңел  дә, аяк та тарт-мады. Туганнарына, бигрәк тә әти-әниләренә Ходай сабырлык кына бирсен. Шулай да Сергейның хатыны Эльмира белән сөйләшеп алдым.

– Ул шундый йомшак күңелле, чиста, бөтен нәрсәне күңеленә артык якын ала торган,  бик дөрес һәм яхшы кеше иде. Каты бәрелә белмәде, кешеләр турында начар сөйләшмәде, киресенчә, үз фикерен әйтеп, аларның гамәлләрен яклап калырга тырыша, киңәшләрен бирә иде, – диде ул. – Тик соңгы вакытта аның юлында бер-бер артлы каршылыклар туып торды. Һәм ул аларны бик авыр кичерде.

Бу ике егеткә чынлыкта ни булган? Нинди сәбәп үз-үзләренә кул салырга мәҗбүр иткән? Хәзер аны беркем дә әйтә алмый. Икесе дә серләрен үзләре белән алып китте. Бәлкем, шулай язылган булгандыр? Бу сорауны бер дин әһеленә бирдем һәм җавабына аптырап калдым.

– Монда язмышның катнашы юк. Әгәр ул егылып, башы белән бәрелеп үлгән булса, бер хәл. Тик үз-үзенә кул салып якты дөньядан китү бернинди кануннарга да сыймый.

– Бәлкем башка юл белән чишә алмаслык проблемалары булгандыр?

– Чишә алмаслык проблема юк. Юныс пәйгамбәр хәтта кит балыгы йоткач та, төшенкелеккә бирелмичә, Аллаһтан ярдәм сорап дога кылган һәм котылган. Яшьләргә киңәшем, чарасызлыктан котылуның башка юлын табарга тырышырга һәм тормышны дәвам итәргә кирәк, – диде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International