Самат белән Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Урта Курса мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы яшүсмер бирегә укытучысы Булат Гайнуллин белән бергә концерт карарга килгән иде.
Кечкенәдән баян тартып үскәнгә, башкаларның уйнавын күзәтеп, өйрәнеп утырырга ярата ул. “Саматны беренче сыйныфтан укыта башлаган идем, хәзер 6 ел шөгыльләнәбез инде. 2нче сыйныфтан конкурсларда катнаша башлады. Уңышлары да шактый: район, зона, республикакүләм бәйгеләрдә җиңүеннән тыш, халыкара конкурсларда да сер бирми. Төрле конкурсларда өч гран при алуга иреште”, — ди укытучысы Булат Марсель улы укучысы белән горурланып. Горурланырлык шул! Соңгы дистә елларда авылларда дәрәҗәле саналган гармунчылар калмады диярлек, бик сагындыралар. Менә Самат яшендәгеләр бар икән, шунысы сөенеч. Арча сәнгать мәктәбенең Урта Курса мәктәбендәге филиалына Булат Гайнуллин сыйныфына баян, вокал буенча дәресләр алырга Сеҗедән дә ике укучы килә. Мәктәптә – 11, Арча сәнгать мәктәбендә 3 укучысы бар педагогның.
Саматның кечкенәдән баян, гармун уйнаган кешегә карата кызыксынуы көчле була. “Концертларда ничек уйнаганнарын карарга ярата идем”, — ди киләчәген музыкант, дөресрәге баянчы һөнәре белән бәйләргә теләүче Самат. Конкурслар, шактый чыгымлы булганга, сәләтле энеләрен әти-әнисе ягыннан туганнары да яратып, ярдәм итәргә тырыша. Бүгенге көндә кыйммәтле «Юпитер» баянында уйнавы моның ачык мисалы. Саматның сәләте юктан бар булган түгел: ике яктан бабалары, әтисе Марат белән әнисе Чулпан оста баянчы-гармунчылар, үзеннән кечерәк энесе Ильяс та баян шыңгырдата, Булат абыйсы аны да моң серләренә өйрәтә.
Сүзебез гел Саматның уңышлары турында гына барса да, монда, әлбәттә, иң бәяләнә торганы — укытучы хезмәте. Булат Марсель улы бар күңелен биреп, яшь авылдашларына музыка серләрен өйрәтә алуына сөенеп эшли. “Балалар арасында төрлесе бар. Үзләрендә тырышлык, теләк булырга тиеш. Авылларда Арча сәнгать мәктәбе филиаллары эшли, уку өчен шартлар бар. Табигый сәләт бар балада да ачылып китми. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: балаларыгызны төрле түгәрәкләргә биреп карагыз, сәләте шунда күренәчәк. Вакытында күреп алып, этәргеч бирү кирәк. Әлбәттә, укытучы белән әти-әни бер фикердә булырга тиеш. Мәсәлән, Кәрим Закирҗановка килгәндә, аны укытучысы Чулпан Минһаҗева түгәрәккә алып карарга киңәш итте. Хәзер җырчы Кәрим дә күп конкурслар лауреаты. Ә сеңлесенең сәләте балалар бакчасына йөргәндә үк сизелде. Үзем әниемә укытучы буларак та, әни буларак та рәхмәтле булып яшим. Ул мәктәптә завуч булып эшләгәндә мәктәпкә Шәйхрази Ибәтуллинның килеп баянда укытуына иреште. Безнең буын баянчылары — аның шәкертләре. Шәйхрази абыйга шулай ук гомерем буе рәхмәтлемен”. Баян уйнау сәләте Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Шул сәләте булмаса, Самат Сочи шәһәрен кайчан күрер иде әле?! Ә ул анда инде узган җәйдә үк халыкара конкурста катнашып, Р.Курамшин әсәрен һәм А. Петровның вальсын уйнап 3 урын алып кайткан! Ә Кәримдә 1нче урын! Укытучы өчен хезмәтенең нәтиҗәсен күрүдән дә зур бәя бармы?!
Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова да горурлана укучылары белән. Быел гына да өч укучылары Казан музыка көллияте студенты булу бәхетенә ирешкән. Киләчәктә алар арасында Самат Минһаҗевны да күрергә өметләнәләр. Чөнки инде аны республика музыкантлары да белә хәзер. Быел “Талантлар университеты”ның баян юнәлешендә укып, республиканың төрле район-шәһәр балалары арасында 2 урынга лаек булган талантлы райондашыбызны укыткан музыка, консерватория укытучылары кабаттан эшчәнлекләрен дәвам итәргә чакырып калган үзен. Рәхмәт сиңа, авыл җире, шифалы суларың белән талантлар тәрбияләп үстергәнең өчен!