Үткән шимбәдә илкүләм кросс Арча районын да үз кочагына алды
Арча стадионында йөгерүчеләр күп җыелган иде. Бу чарада район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Ул кросска килгән халыкны йөгерүчеләр көне белән котлап, аларга исәнлек-саулык, сәламәт тормыш рәвеше теләде.
Илкүләм кроссның максаты изге – халыкны спортка, сәламәт тормыш рәвешенә тарту.
– Көзнең матурлыгын күрмичә, кышка керербез икән, ничек килдек әле, – диючеләр булды.
Тирә-юнь алтын-сары төскә кергән, көзнең үзенә бертөрле хуш исеннән күңелләр рәхәт чигә. Олысы-кечесе шушында, йөгерергә килгән. 5нче сыйныфтан башлап, 40 яшьтән, хәтта 60тан узганнар да – монда. Баш хөкемдар – Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев. Йөгерергә теләгән һәркем иртәнге сәгать 9да теркәлү узды. Кросс сәгать 10да башланды.
Таныш йөзләр күп. 1000 метрдан башлап, 3000 метр-га кадәр йөгерделәр. Яшькә карап. Старттан күмәкләп китсәләр дә, йөгерә торгач таралып беттеләр. Финишка бер-бер артлы килделәр. “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәре Гөлүзә Хаҗиева белән эш буенча сөйләшеп, аралашып торабыз. Ә менә мин аның оста йөгерүче икәнен белми идем. Яшьтәшләре арасында ул финишка 2нче килде.
– Мин бит Арча педагогика көллиятендә укыдым, физик тәрбия укытучыбыз Бари Каюмович булды, – дип сөйләде Гөлүсә. – Спорт минем яраткан шөгылем. Кышын чаңгыларда йөрим. Хәзер кичен күршеләр белән велосипедта чыгып китәбез. Кросста катнашу әйбәт булды. Күңелләр тагын да үсеп китте. Көн саен вакыт табып йөрергә чыгарга кирәк.
Ашытбаш мәктәбе оста йөгерүчеләре, чаңгычылары белән билгеле. Бу юлы да аныкылар үзләренең йөгерү төркемендә беренчеләр булдылар. 16–25 яшьлекләр арасында Ашытбаш мәктәбен тәмамлаган Булат Шәйхетдинов беренчелекне алды. Финишка беренче килгән Рүзәл Әүхәдиев:
– 10нчы сыйныфта укыйм, – дип сөйләде үзе турында. – Мин —чаңгычы. Кышын көн дә диярлек чаңгыда чыгам, җәен йөгерәм, роллерларда йөрим. 10–15 км йөгерәм, роллерларда 30 км йөрим. Кышкар–Симетбаш авыллары арасындагы юлда йөрим.
Рүзәлнең тырышлыгына сокланырлык. Ул системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Дәфтәренә көндәлек шөгыльләнгәннәрен, уңышларын язып бара. Тауга йөгереп менеп-төшүләрне дә калдырмый. Узган ел Зәйдә спорт мәктәбендә тәҗрибә туплап кайткан. Әле менә күптән түгел Сарманда булып үткән кросс ярышында өченче урынны алды. Уңышлар телик егеткә!
40 яштән узган ир-егетләр арасындагы кросста беренче өч урынны алганнар – бар да физик тәрбия укытучылары һәм аларның бу беренче уңышлары гына түгел. Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин күптән түгел булып узган мәгариф учреждениеләре профсоюзы оештырган кросста 2нче урынны алды. Ә бу илкүләм кросста финишка 1нче килде! Аның артыннан Курса-Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов, Арчаның 7нче мәктәбе укытучысы Булат Гәрәев финиш бирде. Афәрин, егетләр!
Арча педагогика көллияте егетләре һәм кызлары һәрвакыттагыча беренчеләр!
Көне соң көне! Йөгерүчеләр бәйрәме бүләкләүләр, котлаулар белән тәмамланды. Бүләкләре дә әйбәт иде. Ул көнне стадион шау-гөр килеп торды. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, иң мөһиме – катнашу! Бу көн күпләргә хәрәкәткә, сәламәт тормыш рәвешенә старт булсын иде.
Нәтиҗәләрне сайттан карый аласыз.
Румия Надршина