Бүген 2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының цифрлы телерадиотапшыруларга күчүенә нәкъ бер ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә кич белән Казан телебашнясында бәйрәм утлары кабызылачак.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы халкының 99,38% цифрлы телевизион тапшырулар карый. Шулай итеп, шәһәр һәм авыл арасында «телевизион тигезсезлек» бетерелде. Республика халкы цифрлы форматта 20 телевизион программаны карый ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең республикага Россиядә беренчеләрдән булып цифрлы эфир телетапшыруын DVB-T2 стандартында башлау ышанып тапшырылды һәм 2012 елның 1 мартында Казан шәһәрендә программаларның беренче пакетын тапшыру башланды. 2013 елгы Универсиада алдыннан программаларның икенче пакеты тапшырыла башлады, бу исә республика башкаласында яшәүчеләргә 20 телевизион программаны цифрлы форматта карарга мөмкинлек бирде.
Бүгенге көндә «Татарстан Республикасы РТРС» филиалында 87 санлы станция бар, аларда 174 телевизион тапшыргыч тора.
Татарстанның бөтен челтәре җиде синхрон зонага бүленгән: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Шәмәрдән, Биләр һәм Тәтеш. Һәр зонада 15тән алып 20гә кадәр станция урнашкан. Болар барысы да Татарстан халкына яраткан телепрограммаларын өзлексез карарга мөмкинлек бирә.
Белешмә өчен:
2009 елның 3 декабрендә «2009-2018 елларга Россия Федерациясендә телерадиотапшырулар үсеше» федераль максатчан программасы кабул ителгән иде.
2019 елның 14 октябрендә РФ Хөкүмәте карары белән федераль телеканалларны аналог форматта, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә дә тапшыру туктатылды.