Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итәләр
2020 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
20 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур.,61 нче йортта) Вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итәләр.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына сорауларын «Skype» программасына турыдан-туры тоташтыру юлы белән дә бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурскаяга һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (843) 236-41-80 номеры буенча шалтыратып язылырга кирәк.