Ветераннар командасы – чемпион!

2020 елның 16 октябре, җомга

14 октябрьдә район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат-шашка буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Анда Арча, Әтнә, Саба, Кукмара, Биектау һәм Минзәлә районнарының ветеран шахмат-шашка осталары катнашты. Һәр командада икешәр ир-ат һәм хатын-кыз уйнады. Безнең район данын шахмат буенча Марсель Хәлилов һәм Гәүһәр Сәйфуллина, шашка буенча Мөдәрис Лотфуллин һәм Равилә Әхмәдиева яклады.

Уеннар киеренке һәм кызык-лы шартларда үтте. Нәтиҗәсе дә безнең өчен куанычлы: районыбызның ветераннар командасы чемпион булды. Иң кызыгы шунда, һәр төрдә дә безнең команда вәкилләре беренчелекне яулады!

Турнирның идея авторы һәм оештыручысы Сөләйман Галиуллин белдергәнчә, киләсе ярышлар районыбызның күренекле шахмат остасы, район чемпионы, республика ярышлары призеры Мидхәт Гайнетдинов истәлегенә  үтәчәк.

Фотоларны сайттан

карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International