Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, № 82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә (алга таба - Идарә) Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт адресы буенча һәм Идарәнең республикадагы 12 территориаль бүлегендә (алга таба- территориаль бүлек), шул исәптән Биектау районы, Биектау авылы, Полк ур., 2 г йорт,1001 бүлмә; Арча районы, Арча шәһәре, Банк ур., 6а йорты; Балтач районы, Балтач штп, һ.Такташ ур., 3а йорты адреслары буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруы (Covid-19) таралуын кисәтү максатыннан, «Ачык ишекләр» көнендә эшкуарларны кабул итү алдан түбәндәге телефон номерлары буенча язылып булачак:
Биектау, Әтнә районнары -8(84365)3-02-71,
Арча районы - 8(84366)3-15-01,
Балтач районы -8(84368) 2-41-47.