Арчада мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында бочче буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып үтте.
Анда Яшел Үзәннән, Балтачтан, Казаннан, Яр Чаллыдан, Азнакайдан, Мамадыштан, Сабадан һәм Кукмарадан килгән спортчылар катнашты. 38 спортчы җиңүче исемен яулау өчен көрәште.
Ярышларны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина һәм Татарстан Республикасының инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина килде. Алар спортчыларны сәламләп, уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
Шәһәр һәм район командалары аерым төркемнәр булып – дүртәр команда – уйнады. Арчалар (тренерлары Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы Фәрит Минхәиров) Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Азнакайдан килгән бочче осталары белән бил алышты. Һәм безнекеләр сынатмадылар, алай гына да түгел зур җиңү яуладылар!
Арча командасына түбәндәге спортчылар кергән иде: Рамил Шәрәфетдинов, Ралина Шакирова, Зилә Сөнгатуллина, Ранис Сәгъдуллин Гөлүсә Гарифзянова Арсений Фәйзуллин Зәринә Әсхиева. Ярышлар кагыйдәләр нигезендә уйналды. Биш төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.
Бочче буенча Татарстан Республикасы чемпионатында шәһәрләр арасында 59 очко җыеп һәм Казан, Яшел Үзән, Азнакайны узып, Фәрит Минхәиров җитәкчелегендәге Арча командасы беренче урынга чыкты. Шәхси беренчелектә Рамил Шәрәфетдинов, Рәнис Сәгъдуллин (авырулары буенча төрле төркемгә керәләр) беренче урынны яуладылар һәм Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар. Зарина Әсхиева – өченче, Зилә Сөнгатуллина дүртенче урынны алды.
Татарстан Республикасы беренчелегендә дә арчалар җиңүне читкә җибәрмәде. 57 очко җыеп, безнең спортчылар шәһәр командалары арасында янәдән беренче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Гөлүсә Гарифҗанова – беренче, Арсений Фәйзуллин – икенче, Ралина Шакирова өченче булды.
Ярышта җиңүчеләр Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Һәрчак шулай ныклы рухлы булып калыгыз, бернинди авырлыкларга да бирешмәгез.
Гөлсинә Зәкиева