Арчада яңа район башкарма комитеты җитәкчесе

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

16 октябрьдә Арча район Советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү турында карар кабул итте.

Бу вазифага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Расул Мөхәррәмов билгеләнде. 

2006 елдан шушы хезмәттә булган Илшат  Галимуллинга район башлыгы Илшат Нуриев рәхмәт белдерде һәм “Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

– 31 ел хакимияттә эшләү дәверендә Илшат Әхәтович районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Ул киләчәктә дә безнең белән бер командада булачак, – дип белдерде ул.

Депутатлар район тормышына кагылышлы хокукый-норматив актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында карарлар кабул иттеләр. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район Советы утырышында Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен  Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Радик Шәяхмәтовка “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International