Казанбашның яңарган чагы

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Узган җомгада семинарга килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар Казанбашның машина-трактор паркын күреп таң калдылар. Капкадан килеп керүгә күз алдында киң дөнья ачылгандай булды: бөтен территориягә ап-ак вак таш түшәлгән, остаханә, ашханә, гараж, янгын депосы, амбарлар агартылган, төсле калай белән тышланган. Комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары саклау мәйданчыгына тезелгән.

– Без быел уракны 12 августта төгәлләдек, – дип сөйләде җитәкче Айдар Сабиров. – Комбайнчылар шуннан соң районның, күрше районның төрле хуҗалыкларына барып 2 мең гектар иген суктырдылар, 6 млн сум акча эшләп кайттылар. Бу барлык чәчү, урып-җыю эшләренә тотылган чыгымнарны  капларга җитте.

Комбайнчылар үзләре күпме хезмәт хакы эшләгән, дисезме? “200әр мең сум чамасы”, – диде җитәкче.

“Казанка” ширкәте сыер савучыларының айга 50шәр мең сум акча алулары турында язган идем инде. Эшкә чират торалар бу хуҗалыкта. Акчасы да, эш шартлары да кызыгырлык шул. Казанбаштагы остаханәдә өсне салып эшләрлек. Якты, җылы, иркен. Чәчкечләрне эчкә кертеп төзәтә башлаганнар. Тимерче алачыгында тырма тешләре төзәтәләр.

Техника төзәтүчеләрне яңартылган ашханәдә ике тапкыр бушка ашаталар. Ашханә белән янәшәдә теплицалар урнаштырылган, киләсе елда помидор, кыярларны үзләрендә үстерәчәкләр.

Айдар Сабировның планнары зурдан. Киләсе елда сөтчелек  комплексы төзи башлыйбыз, урынына казыклар кактык инде, ди.

Район башлыгы Илшат Нуриев быелгы хезмәтләре өчен җитәкчеләргә, белгечләргә рәхмәт әйтте. Ул “Казанка” хуҗалыгында кыска гына вакыт эчендә зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте, башкаларга да биредән үзләренә нинди дә булса нәтиҗә ясап китәргә киңәш итте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов кышка дөрес итеп саклауга куймаганда кыйммәтле техниканың да озак хезмәт итмәячәген искәртте. Үрнәк алырлык хуҗалыклар бар. “Северный”, “Заря”, “Ватан”, “Курса МТСы” һ.б. кайбер хуҗалыкларда бу мәсьәләгә зур игътибар бирәләр. Аның урынбасары Ленар Абдуллин эшнең кайда ничек торышын анализлап күрсәтте.

Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов үзенең чыгышларында техника төзек булганда гына эшкә чыгарга кирәклеге, техник караулар үтүнең мөһимлеге турында гыйбрәтле мисаллар белән сөйли. Әле күптән түгел генә күрше районда олы юлда авыл хуҗалыгы техникасы артына җиңел машина килеп керә. Мондый чакта аеруча саклык сорала, махсус яктырткычлар булуы шарт.

Асфальт юлга пычрак алып чыгучыларга зур штрафлар каралган. Чөнки андый урынга килеп кергән машина фаҗига ясарга мөмкин.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International