Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган «ТР АПКсының иң яхшы белгече» конкурсына гаризалар кабул итә башлады

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак. 

Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган хезмәткәрләре катнаша ала.

 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

Катнашучылар түбәндәге документларны тапшырырга тиеш: конкурста катнашуга гариза, фотография белән катнашучы анкетасы, паспорт күчермәсе, белем турындагы документ күчермәсе, хезмәт кенәгәсе күчермәсе, салым түләүләре буенча бурычлары булмау турында белешмә һәм бәяләү критерийлары.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 21 ноябренә кадәр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына гариза һәм тиешле документларны тапшырырга кирәк. Тулырак мәгълүмат алу өчен 8 (843) 221 76 69 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International