Сезнең алда баш иярлек

2020 елның 23 октябре, җомга

20 яшьтә ул бер кулсыз кала, башка яралар ала.

Бервакыт районның башкарма комитеты җитәкчесе төзү материаллары комбинаты директоры Вәкил абый Вафинны чакырып ала да, өстәл сугып сүгә башлый. Бик каты сүгенә торган кеше иде ул, болай начар да кеше түгел үзе, әмма бер сүзне икенчесе белән сүгенмичә ялгый алмый иде.

Ярар, кызып-пешеп сүгә бу директорны, берзаман авызын ачып туктап кала, чөнки Вәкил абый аның һәр сүгенгән сүзе саен рәхмәт укый.

– Кара әле! – ди бу аптырап. – Мин сине кайчаннан бирле сүгәм, ә син рәхмәт укыйсың?

– Рәхмәт әйтерлек тә бит, – ди Вәкил абый. – Сез мине әтиле, әнине ирле иттегез бит...

Шушы хәлдән соң райбашкарма рәисе сүгенүен киметкән, диделәр. Менә хәзер мин язганнарны укыса (мәрхүм инде) ул гадәтен бәлки бөтенләй дә ташлаган булыр иде.

Мин редакциядә 1973 елда эшли башладым. Вәкил абый да нәкъ шул елны КПСС райкомында инструктор булып эшли башлаган. Уң кулы юк иде аның. Папкасын сул кулына кыстырып, һәркем белән исәнләшеп тиз-тиз генә үтеп китәр иде. Аннан ул төзү материаллары комбинатында директор булып эшләде, аның янына  йомыш белән керүчеләр: “Нинди яхшы кеше!” – дип күңелләре булып чыгар иде.

Ярты гасырга якын беләм дип йөрсәм дә, мин бу кеше турында бик аз белүемне әле белдем. Кызы Наилә ханымга рәхмәт, әтисенә 90 яшь тулганын искә төшерде.

Вәкил абый һаман да шул бер рәвештә, күз тимәсен, еллар үтү белән колаклар гына ныгый төшкән.

– Газетагызны бик яратып укып барабыз, – диде ул. – Язганнарыңны укыгач үзеңне күргәндәй булам, мине онытмавыгыз өчен зур рәхмәт!

Вәкил абый Апас районында туган. Гаиләләре белән Донбаска күчеп китәләр. Әтисе шахтада, әнисе балалар тәрбияли. Вәкил кечкенәдән тырыш, аралашучан малай була. Бөек Ватан сугышы башлана. Укучылар мәктәп ишегалдында бомбадан саклану урыны төзиләр. Дошман бомбага тота башлагач укытучылар белән укучылар шунда төшеп кача. Немецлар шахтаны, предприятиеләрне, тимер юлны бомбага тоталар. Йорт хайваннарын кешеләр тылга таба куа.

1942 елның февралендә әти-әниләренең тугын ягына – Апас районына кайталар. Вәкил әнисе белән фермада эшли, җәйләрен колхоз көтүе көтә. 1951 елда “оргнабор” буенча Кемерово өлкәсенә, Ленинск–Кузнецк шәһәренә җибәрелә. Столяр булып эшли башлый.

– Бөтен гомерен багышлаган агач эшен шул вакытта ук башлаган икән, – дим.

– Кулын да шунда өздергән ул, – диде кызы Наилә.

...Пилорамда агач яралар. Бервакыт агач кысылып кала. Вәкил бүрәнәне куллары белән этә башлый. Бүрәнә ычкынып китә дә, лента егетнең үзен тартып ала. Коточкыч фаҗига... Лента егетне түшәмгә атып бәрә, бер кул өзелгән, бер аяк артка карап тора, яңаклар җимерелгән, бөтен җирдә кан. “Аякны да кисәргә туры килә”, – ди табиблар. “Алайса мине үтерегез генә!” – дип ачыргалана егет. Күпме вакытлар хастаханәдә аунарга туры килә аңа. Ярый әле аякларны саклап калалар, яңакларны яңадан җыялар. Алар гомер буена берни сизми торган булып кала.

20 яшьлек егет менә шундый хәлдә. Эштәгеләр ташламый үзен, каравылчы хезмәтен тәкъдим итәләр. “Төнлә торырга куркам!” – дип баш тарта. Шуннан укырга җибәрәләр. Төзүче-мастер һөнәре үзләштерә. Яратып, бөтен күңелен биреп эшли. Төзеләсе объектларның сметаларын бик оста төзи. “Күрше районнардан килеп ярдәм сорыйлар иде, әти төннәр буе шуларны төзеп, исәпләп утыра иде”, – ди кызы Наилә.

1954 елда ул туган якка, Татарстанга кайта. “Татсельстрой” тресты яшь белгечне Арчага төзү участогы җитәкчесе итеп билгели. Аның җитәкчелегендә Арчаның 1нче мәктәбе, Мөндештә МТС төзелә. Арчада 16шар фатирлы, үзәктән җылытыла торган йортлар төзиләр, йортлар һәм башка биналарны төзекләндерәләр.

1973 елда КПСС райкомына инструктор итеп алалар. Район хакимиятенең яңа бинасын төзүдә катнаша. 1976–1986 елларда төзү материаллары комбинаты директоры. Комбинатның уңышлы, җиңүләр яулап эшләгән еллары бу. Яңа Кырлайда Г.Тукай музей комплексын төзүдә зур өлеш кертәләр.

Вәкил Әхәт улы 1986–1992 елларда “Көнкүреш салоны”нда участок мастеры булды, планнарны һәрвакыт үтәп килделәр.

Көчле ихтыярлы, тормыш сынауларында сыгылмаган, сокланырлык тормыш юлы үткән кеше ул Вәкил абый. Аның фидакарь хезмәте күп бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Гөлсинә апа белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Наилә – укытучы, уллары Наил Яр Чаллыда төзелеш идарәсе җитәкчесе. Оныклар, оныкчыклар кунакка кайтып шатландырып торалар.

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International