Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

2020 елның 30 октябре, җомга

Армия сафларына көзге чакырылыш башланып китте. Октябрь аенда Арча һәм Әтнә районнарыннан 20 егет солдат киеме киячәк

Ай башында биш егетебезне озаткан идек инде. Узган атнада тагын 13 егетне армия сафларына алдылар.

Районда урнашкан матур гадәт буенча аларны әти-әниләре белән хәрби комиссариатка чакырып, тантаналы озату чарасы оештырдылар. Әлбәттә, барлык саклык чаралары кулланылды.

– Хәзерге вакытта 150гә якын егетебез 54 хәрби частьта хезмәт итә. 54 командир белән районыбыз хатлар язышып, тыгыз элемтәдә тора. Мин сезне озатып калам, бер ел буе сезнең өчен җаваплылыкны үз өстемдә тотам һәм каршы алам, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Һәр егетне дога белән озатабыз. Бу да традициягә кереп китте. Һәрберсен туган көннәре, 23 февраль белән котлап открыткалар җибәрәбез, командирларыннан характеристикалар соратып алабыз. Без аны егетләребез башкалар алдында үзләрен бер баш югары хис итсеннәр, частьта аларны кыерсытырга ярамаганлыгын, ныклы контроль булуын белеп торсыннар өчен эшлибез.

Очрашулар вакытында уллары хезмәт иткән әти-әниләргә мактау хатлары тапшыру да күңелле күренеш булып тора. Бу юлы ул Арчадан Гөлия Нуриевага тапшырылды. Саратовка барганда улы Ранил белән очрашып сөйләшкән идек. Бик мөлаем, якты чырайлы, елмаеп кына торган егет ничектер хәтергә кереп калды. Бу очрашу вакытында әнисе Гөлия белән дә таныштык.

– Ранил 2 июньдә армиягә киткән иде. Ул бишенче гимназияне тәмамлады, аннан гуманитар техникумда газчы һөнәре үзләштерде һәм хәрби хезмәткә китте, – диде Гөлия Нуриева. – Улыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын, еллар имин булсын. Командир исеменнән мактау кәгазе алу безнең өчен зур шатлык булды.

– Армия сафларында хезмәт итү – егетләр өчен ил каршындагы изге бурычны үтәү. Үз алдыгызга хәрби хезмәткә бару бурычы куюыгыз әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, дусларыгыз өчен генә түгел, район өчен дә зур горурлык, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. – Мондый мактау хатлары сезнең хезмәтегезнең матур нәтиҗәсе ул. Исән-сау кайтуыгызны көтәбез.

– Мин Курса-Почмактан. Казанда төзелеш көллиятендә укыдым. Җәй көннәрендә авылда эшләдем, – диде Илнур Рамазанов. – 3 сыйныфтан бирле ат чабышларында катнашам. Быел Яңа Кырлайда Ат көнендә ярым чиста токымлы атлар арасында “Карамелька” кушаматлы атым белән беренче урынны алдым. Балтачта да җиңү яулап кайттым. Мине әле Карамелькам да көтәчәк.

– Аллаһ һәрберегездән разый булсын. Хәерле хезмәтләр итәргә язсын, – дип район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да егетләргә изге теләкләрен җиткерде, коръән укып, дога кылды.

Бу көнне очрашуда катнашкан егетләребез Мәскәү янында, Ленинград өлкәсендә хезмәт итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International