Аксинья әби төшләр күрә

2020 елның 30 октябре, җомга

Сугышта хәбәрсез югалганнар, гомумән сугыш турында язылганнарны тыныч кына укый алмый ул. “Мин әтине гел төштә күрәм”, –  ди Аксинья әби

Ул безгә телефоннан шалтыратты. Эчен бушатасы, башыннан кичкәннәрне сөйлисе килә аның. Телефоннан улы хәл белергә шалтыраткач та: “Менә журналист чакырттым әле”, – диде.

Аксинья әби 1936 елда Яңасала авылында туган. “Әтинең сугышка киткәнен хәтерлим, – ди ул. – Әби почмакларына бәрәңге кыстырып юл капчыгы әзерләде. Мин аның чыгып киткәнен тәрәзәдән карап калдым. Төшкә ул әнә шул капчыгын аскан килеш керә”.

Иван Григорьевич Калачов тракторда эшләгән, җир сукалаган, иген үстергән. Сугыш башланганда 27 яшь кенә булган аңа. Туган җиргә әйләнеп кайту, яңадан тракторы белән басулар иңләү насыйп булмый аңа. 1944 елның 4 июлендә Белоруссиядә һәлак була. Барановичи өлкәсенең Мирский районы, Кожухово авылы янында җирлиләр...

Аксинья әби кечкенәдән әтисез калган кыз баланың авыр язмышы турында сөйли дә сөйли.

– Җиденче классны тәмамлагач авылга ялга кайткан бер апа: “Мин сине үзем белән бала карарга алып китәм”, – диде. Икенче көнне сөт машинасына утырып киттек. Баракта яши икән болар.  Без килеп кергәч сеңлесе бала карау мәшәкатеннән котылуын аңлап чыгып сызды, бала 9 айлык кына иде.

Ә хуҗабикә хатын торф чыгаруда эшли икән. Аңа ашарга илткәч кыз: “Сез баланы үзегез карагыз, мин торф чыгарам!” – ди. Ябык кына булса да, бик тырышып эшли ул. Торф  запасы беткәч әнисе янына кайтып китә, 6 километрдагы питомникка барып эшли. Ике айга 57 сум акча ала! Пенсиясе 9 сум булган ана  шатланып бетә алмый.

Аксинья әби сөйләгәннәркитап язарлык! Шәмәрдән егете урлап кайтып китә аны. “Мин урларга песи баласы түгел!дип карышса да, язмышка буйсынырга туры килә. Аннан язылып Төмәнгә китәләр, андагы авыр хезмәт, ир дигәннең салырга яратуы тәмам туйдыра. Туган якларга кире кайталар, аннан соңгы күргәннәре дә сөйләп, язып кына бетерерлек түгел.

Озак еллар Арчада крахмал заводында йөкче булып эшли Аксинья әби. “Көннәр буе капчык ташыдым, сәламәтлек шунда какшады”, – ди. Сугыш чоры балаларына бернинди ярдәм булмау да күңелен рәнҗеткән, әти белән үссә тормыш михнәтләрен моның кадәр күрмәгән дә булыр иде.

Аксинья әби әтисен төшләрендә еш күрә икән. “Миңа инсульт булды, төш күреп ятам. Күршегә кергәнмен. Арттан бер кыз керде дә, “Урамда эскәмиядә бер кеше утыра, ул сезне чакыра”, – диде. Чыксамэскәмиядә әти утыра! Ике кулны биреп күрештек, “Менә бу кыз минеке” – ди. Әни кибеткә кереп киткән иде, аңа әйтим дип шунда йөгердем. Чыксак – эскәмия буш...”

Гомере буе әтисен күрергә хыялланган, шул уй-теләк баш мие күзәнәкләренә сеңеп калгандыр да, шулар төш булып керәдер.

Аксинья әби ялгыз түгел, кызы, өч улы, оныклары хәлен белеп, кирәкле ярдәмне күрсәтеп торалар. Тик әтисе генә еракта, ул төшләрдә генә кайтып килә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International