Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Әлеге бәйрәмнәрнең тирән рухи һәм тарихи тамырлары бар. Алар кешеләрнең милләтенә, диненә, социаль статусына, яшенә карамастан, халыкның бердәмлеген билгели. Бәйрәмнәрнең һәркайсы зур әһәмияткә ия – алар республикабыз һәм илебез халкының тарихлары уртак, киләчәкләре бергә булуын искәртә.
Милли татулык, һәркемнең иҗади хезмәте районыбызның, республика һәм бөтен Россиянең киләчәк үсеше өчен нигез булып торсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар һәм киләчәккә ышаныч телим!